tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Коми мөселманнарына Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләрен бүләк ителде
Коми мөселманнарына Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләрен бүләк ителде

Коми мөселманнарына Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләрен бүләк ителде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дин тотучыларга Коръәннең татар телендәге “Кәлам  Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмаларын тапшыруны дәвам итә. Бу юлы махсус тираж Коми Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә юлланды, анда китап фондын формалаштыру буенча хәйрия акциясе узды. Шулай итеп, акция кысаларында Татарстан мөфтиятеннән килгән Коръән мәгънәләре Печора, Воркута, Инта, Сыктывкар һәм республиканың башка шәһәрләрендәге дини оешмалар вәкилләренә тапшырылды.

“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы 2020 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча Туган тел елы кысаларында, татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен, максатлы тираж белән чыгарылган басманың яңартылган версиясе булып тора.

Әлеге тиражның гомуми күләме 40 000 данә тәшкил итә. Китаплар Башкортстан Республикасы, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтләре, Иваново, Сарытау, Омск өлкәсе, Иркутск өлкәсе, Коми Республикасы, Омск, Ханты-Манси мөселманнары Диния нәзарәтләренә тапшырылды. Моннан тыш, китаплар Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөселманнары Дини җыены адресына юлланды. “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” шулай ук Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллегенә һәм “Штаб татар Москвы” татар иҗтимагый оешмасына җибәрелде. Китаплар шулай ук ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Хәзер Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә популяр булган, татар телендәге әлеге дини хезмәт белән Коми Республикасы татарлары да танышу мөмкинлегенә ия булды. 29 августта Казанда узган Милләт җыены делегатларына да тапшырылды. Шунысы әһәмиятле, китап Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм үстерергә кирәк дигән мөрәҗәгате белән башлана.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*