tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресста – Швейцариядән килгән кунаклар
Конгресста –  Швейцариядән килгән кунаклар

Конгресста – Швейцариядән килгән кунаклар

6 нчы ноябрь көнне Ш.Мәрҗани исемендәге 2 татар гимназиясе директоры – Камәрия Зиннур кызы Хэмидуллина һәм гимназия фонды җитәкчесе Ландыш Хәмит кызы Фазуллина Швейцариянең Берн кантоныннан килгән кунакларны тимер юл вокзалында каршы алды. Кунаклар арасында тарих һәм рус теле укытучысы Клара ханым Сокол, француз теле һәм тарих укытучысы Адриан әфәнде Кунзи һәм 15-19 яшьтәге гимназист егет-кызлар (16 укучы).

конгресс

Укучылар инглиз, француз телләрен яхшы беләләр, алман һәм рус теллләрен өйрәнәләр. Көн дәвамында ТРнын Милли музее, Казан Кремле буенча экскурсияләр оештырылды. Кичен кунакларны Бөтендөнья татар конгрессында алдынгы фикерле татар яшьләре каршылады.

Бөтендөнья татар яшьләре Форумы рәисе Тәбриз Яруллин кунакларга татар яшьләре, милләтне саклау, башкарылган эшләр турында сөйләде. Чәк-чәк белән чәй эчү, татар телендә татар мәдәнияте турында чыгышлар тыңлау, ике якның да бүләкләр алышуы – барысы да куңелдә матур тәэсир калдырды.

Икенче көнне, 7 ноябрьдә Казан кунаклары 2 татар гимназиясендә “түгәрәк өстәл”дә булдылар, Казан буйлап экскурсиягә чыктылар. Кичен алар М.Җәлил исемендәге опера, балет академия театрына барачаклар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*