tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Корбан бәйрәме алдыннан мөфти катнашында Татарстанның иң борынгы мәчетенә ай куелды
Корбан бәйрәме алдыннан мөфти катнашында Татарстанның иң борынгы мәчетенә ай куелды

Корбан бәйрәме алдыннан мөфти катнашында Татарстанның иң борынгы мәчетенә ай куелды

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 9-нчы көнендә (30-нчы июльдә), Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында урнашкан, 1769 елда төзелгән борынгы таш мәчет бинасына ярымай кую тантанасы узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республикабызның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Әтнә районы Ленин исемендәге совхоз җитәкчесе Илгиз Хәйруллин һ.б. катнашты.

Тантаналы вакыйга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Коръән укуы белән башланып китте. Аннары ул катнашучыларга мөселманнар тормышында мәчетләрнең әһәмияте, изге гамәлләр кылу, Җәннәткә керү юлының җиңел булуы хакында вәгазь-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

– Мәчеттә ике төрле әйбер була: җәмәгать һәм җәмәдәт. Җәмәгать – мәчеткә керә һәм чыга, ә менә җәмәдәт (андагы әйберләр) – китаплар, келәмнәр һ.б. мәчеттән чыкмый, алар мәчеттә кала. Бу мәчеттә җәмәгать күп булсын иде.

Катнашучыларга шулай ук Әтнә районы хакимияте башлыгы мөрәҗәгать итте: “Бүген Бәрәскә җирлегендә — олы вакыйга. 1769 елда данлыклы сәүдәгәр Ибраһим Борнаев Әби патшадан рөхсәт алып, беренче таш мәчетне төзетә. Ничә йөз еллар хезмәт иткәннән соң, билгеле сәбәпләр аркасында, 1930 елларда мәчет эшләүдән туктый. Аллаһының рәхмәте белән мәчет хәзер торгызыла. Шушы изге эштә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Барыгызны да изге Корбан бәйрәме белән тәбриклим!”

ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова билгеләп үткәнчә, мәчетне торгызу һәм реставрацияләүдә шулай ук Әтнә районының Ленин исемендәге совхозы һәм җирле халык зур ярдәм күрсәткән.

Рәсми чыгышлар тәмам булганнан соң, тәкбир әйтелеп, мәчет манарасына ай урнаштырылды. Тантанадан соң ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мәчетнең озак еллар халыкка хезмәт итүен теләп, шулай ук аны төзетүче күренекле сәүдәгәр Ибраһим Борнаевның рухлары шат булуын теләп догалар кылды.

Ленин исемендәге совхоз җитәкчесе Илгиз Хәйруллин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 1917-нче елгы революциягә кадәр авылда дүрт мәчет эшләгән, иң зурысы – Ибраһим хаҗи Борнаев төзеткән мәчет булган. 1930 елда аның манарасы сүтелә, 2012 елга кадәр әлеге бинада Мәдәният йорты урнаша. Соңгы ике ел ярым эчендә фундамент ныгытыла, төзекләндерү эшләре алып барыла. Мәчетне рәсми рәвештә көз көне ачу күздә тотыла. Ике катлы мәчет үзенә берьюлы якынча 250-ләп кешене сыйдыра ала. Беренче катта киләчәктә уку сыйныфлары урын алачак.

Белешмә. Бәрәскә мәчете – Казан ханлыгы чорыннан соң татар җирендә төзелгән беренче таш мәчет. Тарихка күз салсак, XVIII гасыр архитектура һәйкәле саналучы таш мәчет Ибраһим бин Йосыф морза акчасына төзелгән. “Петербург бароккасы” стилендә корылган. Шунысы да кызыклы, Казандагы моңа охшаш “Мәрҗани” мәчете 1770 елда, Бәрәскә авылындагы мәчеткә караганда бер ел соңрак ачыла.

Бәрәскә мәчете төзелү турында Шиһабетдин Мәрҗани “Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр” исемле танылган тарихи хезмәтендә язып калдыра: “Авыл уртасындагы таш мәчетне шул авыл кешесе Ибраһим бине Йосыф бине Әснай бине Исәнкол бине Борнагыл 1183(1769) ел азагында бик нык итеп, баскычларын чуеннан ясатып салдырган”.

Шунысы әһәмиятле, бүген тагын бер мәчетнең манарасына ай кую тантанасы узды. Ул да булса – Казанның Симонов урамында урнашкан “Рәхмәтуллаһ” мәчетендә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*