tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Корбан бәйрәме уңаеннан котлау
Корбан бәйрәме уңаеннан  котлау

Корбан бәйрәме уңаеннан котлау

Хөрмәтле милләттәшләр, газиз дин кардәшләр!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Сезне изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Гасырлар буена сакланып килгән гореф–гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Корбан бәйрәме халкыбызның көтеп ала торган иң олы бәйрәмнәренең берсе буларак, ул шәфкатьлелек һәм сабырлыкны, якыннарың, дин кардәшләрең турында кайгыртуны гәүдәләндерә, мөселманнарны берләштерә.

Бу юмартлык, шәфкатьлелек, пакълек һәм игелек бәйрәмендә Аллаһы Тәгалә сезгә һәм гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт салсын! Йортларыгызга иминлек һәм тынычлык иңсен! Чалган корбаннарыгыз кабул булып, аның әҗерен күрергә насыйп итсен!

Корбан гаете мөбәрәк булсын!

Бөтендөнья татар конгрессы

Башкарма комитеты рәисе Р.З.Закиров

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*