tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Корбан гаете алдыннан “Зәкят” фонды авыру балага җайланма өчен акча җыя башлады
Корбан гаете алдыннан “Зәкят” фонды авыру балага җайланма өчен акча җыя башлады

Корбан гаете алдыннан “Зәкят” фонды авыру балага җайланма өчен акча җыя башлады

Ел саен бөек Корбан бәйрәме уңаеннан Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды авыр хәлдәге балаларга ярдәм йөзеннән “Мы вместе” – “Без синең белән” акциясен игълан итә. Быел акция 13 яшьлек Муса Гариповка ярдәмгә юнәлтелгән.

Муса 4 балалы гаиләдә үсә, берьюлы берничә диагноздан интегә: ДЦП, эпилепсия, күз нервлары зәгыйфьләнгән. Муса урын өстендә генә ята, тора алмый, дөм сукыр, еш кына эпилептик өянәкләре була. Әнисе Рузалия ханым балаларын берүзе үстерә. Шунысы бигрәк тә авыр – Рузалия ханымның үзендә 2 зур бүсер тапканнар, аның эчке органнары да төшкән, шуңа Мусаны күтәрү аңа сәламәтлеге өчен куркыныч. Әни кешегә баланы карауны җиңеләйтер өчен тиз арада бу гаиләгә авыруларны күтәрә торган махсус җайланма кирәк. Аның бәясе – 90 000 сум.

Муса һәм аның әнисенә 7715 номерына ЗАКЯТ яки ЗАКЯТ 300 (300 сум) SMS юллап ярдәм итеп була. “Мусе” дип билгеләп Сбербанк картасына да 6390 0262 9017 998211 (карта “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәре Борһанова Майя Атамуратовна исемендә) теләгән кадәр акча җибәрергә мөмкин.

Узган елны “Мы вместе” – “Без синең белән” хәйрия акциясе кысаларында битараф булмаган татарстанлылар ярдәме белән 13 яшьлек Мурат Нәгыймовны дәвалауга 193 мең 159 сум җыелган иде. Акча Мурат тернәкләнү узган медицина үзәгенә күчерелде.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*