tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Корбан гаете мөбарәк булсын!
Корбан гаете мөбарәк булсын!

Корбан гаете мөбарәк булсын!

31 июль көнне мөселманнар иң төп дини бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Аны изге Рамазан ае тәмамлануга 70 көннән соң бәйрәм итәләр. «Корбан» ул «караба» дигән гарәп сүзеннән алынган, ягъни якынаю дигән сүз. Бу гамәлебез Аллаһы Тәгаләгә якынаюны аңлата.

Корбан чалу кемнәргә тиеш соң? Аның шартлары түбәндәгеләр: балигъ булган, акча нисабы җиткән кешегә. Мөмкинлеге булган кеше корбан чалмаса, зур гөнаһлы була. Һәр мөселманга, ир кеше булсынмы ул, хатын-кызмы, корбан чалу – ваҗиб гамәл. Ваҗиб ул – фарызга якын гамәл. Аны калдырган кеше гөнаһлы була. Шуңа күрә, Корбан гаетендә корбан чалу ул – ваҗиб гамәлләрдән санала, әлеге әмер Коръәндә язылган. Кәүсәр сүрәсендә Аллаһ Тәгалә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмгә һәм аның иярченнәренә корбан чалырга әмер итә: «Раббың ризалыгы өчен намаз укыгыл һәм ятимнәрне вә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!» (Коръән 108:2). Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм Мәдинәдә яшәгәндә корбан чалып торган. Мәккәгә хаҗ кылганда, Корбан бәйрәме көнендә, ул үз кулы белән 63 корбанлык хайванын чалган. Шулай итеп, юлчы булмаган, сәләмәт булган, бәйрәм көненә зәкәт түләрлек малга ия булган кешегә корбан чалу зарури.

 

Бу йоланың тарихы нинди?

Хайваннарны корбан итеп чалу, Ибраһим галәйһиссәләм белән булып узган вакыйгага бәйле. Иләһи әмер белән Ибраһим галәйһиссәләмгә үз баласы Исмәгыйльне корбан итеп чалырга боерылды. Исмәгыйль – Ибраһим галәйһиссәләмнең бердәнбер улы булган, ул Ибраһим галәйһиссәләм 86 яшендә булганда туган. Мондый карт кешеләрдән, гадәттә, балалар тумыйдыр. Дөреслектә, бу могҗизалы туудыр! Үз баласына булган мәхәббәтенә карамастан, Ибраһим галәйһиссәләм, малае белән иләһи боерыгын карап чыгып, Исмәгыйль корбан булып үләргә риза булгач, билгеләнгән урынга килделәр. Корбанга дип бөтен әйбер әзер булганнан соң бер тавыш яңгырады: «Аллаһуның изге балаңны корбан итеп чал дигән әмере, әлбәттә, зур һәм авыр сынаудыр» (Коръән 37:106). Бала корбаны хайван корбанына алыштырылды.

Коръәндә Аллаһ Тәгалә шуны ачык итеп аңлата: адәм балаларының Аллаһ ризалыгы өчен корбаны үзе яки башка берәүнең гомерен өзү түгел, ә бәлки Аллаһ биргән гомерне тиешенчә, үзенең һәм җәмгыятьнең файдасына куллану булырга тиеш.

Корбан – Аллаһка якынаю йоласы

Безгә әлеге бәйрәм төрле гадәт, әдәби әсәрләр аша килеп җиткән. Гадәттәгечә, ул Мәккәгә хаҗ кылу белән туры килә. Бәйрәм ир кешеләр өчен госел алып, чиста-пакь киемнәрне киеп, мәчеткә Гает намазын укырга бару белән башлана. Быел коронавирус пандемиясе аркасында гает намазын ачык һавада укыйлар. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкбир яңгырый: «Аллаhу әкбәр, Аллаhу әкбәр, ләәәә иләәhә илләллаhу Аллаhу әкбәр, Аллаhу әкбәр үә лилләhил хәмде» сүзләре әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннары туганнарны, танышларны зиярәт кылу, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.

Рафис НУРУЛЛИН

“ТАТАРЛАР” газетасы, июль, 2020 ел

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*