tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Корбан гаетенә багышланган концерт
Корбан гаетенә багышланган концерт

Корбан гаетенә багышланган концерт

15 нче августта Корбан бәйрәменә багышланган концерт Тубыл шәһәренең мәдәният һәм сәнгать үзәге “Синтез” концерт залында үтте. Тамашачыларны узган Корбан гаете белән шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннүр Казыймов котлады. Ул, Коръәннән аятьләр укып, Аллаһыдан һәр мөселман кешесенә иман байлыгы, ризыклар, бәрәкәт сорады, һәркемебезнең гонаһларын кичерсен дип теләкләрен юллады.

Корбан гаете белән шәһәр думасы депутаты Михаил Никитин тубыллыларны котлап дөньяга тынычлык, гаиләләргә иминлек теләде. Үзәк җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева туган телебезне, мәдәниятебезне өйрәнергә, онытмаска чакырды.

Бәйрәм программасын берсеннән-берсе матур, мәгънәле чыгышлар бизәде. Бай, эчтәлекле, иҗади концертта себер татар мәдәният үзәге артистлары Хәсән Хучашев, “Тубыл кызлары”, “Яшьлеккә сәяхәт”, “Себер нурлары” ансамбльләр, баянистлар Рөстәм Маметов, Азат Абдуллин, фольклор төркеме “Иртеш моңнары”, Төмән кунагы Руслан Маметов башкарган җырлар көчле алкышларга күмелде. Бәйрәм концертында катнашкан Вадим Насыйбуллинның, иҗат төркеме Илтус Уразмаметов һәм Лариса Җәлилованың җырлары, Тува Республикасының атказанган артисты, танылган биюче Гыйззат Әминовның биюләрен, мөнәҗәтләр башкаручы, өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә җиңү яулаган Айсылу Юнусованың чыгышлары бизәде.

Ислам динендә иң зур ике бәйрәмебезнең берсе Корбан гаетенә багышланган концертка бәйрәм рухын тудыручылар арасында мәктәп яшьтәгеләр дә булды. Яшь, талантлы җырчылар Айдар Ниязов, Альберт Көлмаметов, Алиса һәм Юлия Баганаевалар башкарган җырларның эчтәлеге дә темага туры килде. Корбан бәйрәме хөрмәтенә оештырылган концертта себер татар мәдәният үзәге гореф-гадәтләребезне, милли киемнәребезнең матурлыгын, мәдәниятебезнең байлыгын күрсәттеләр. Концертны оста алып баручылар Ләйсән Ниязова белән Айгөл Муратова дөньядагы иң изге, иң җылы теләкләрне юлладылар. Бәйрәм концерты ахырында сәхнәгә тезелеп баскан артистларга тамашачылар да рәхмәтләрен көчле алкышлар белән белдерделәр.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*