enrutat
Баш бит / Коръән Суыксуга кайтты
Коръән Суыксуга кайтты

Коръән Суыксуга кайтты

Узган атнада Түбән Новгород өлкәсендәге Суыксу халкы өчен шатлыклы вакыйга булды – җирле мәчеткә башкалабызның чит илләр әдәбияты институты һөнәрханәсендә реставрацияләнгәннән соң хәлиф Усман Коръәненең икече нөсхәсе (факсимиле) кайтарылды.

1905 елда Көнчыгышны өйрәнүче-арабист С.И.Писарев Санкт-Петербург Археология институты ярдәме белән бөек хәлиф Усманның 7 гасырда төзелгән китабыннан күчермә ясый (1941 елдан бирле аның оригиналы Үзбәкстан халыклары тарихы музеенда саклана).

Басма чикләнгән, барлыгы 50 данәлек тираж белән дөнья күрә. Аларның 25е сатыла, бишесе — Россия императоры, төрек солтаны, Фарсы шаһы, Әмир Бохар Абдулахад-ханга һәм аның варисына бирелә, калганнары да өләшенеп бетә.

Авырлыгы 38 килограмм, 353 бит тәшкил иткән шушы уникаль басмалар саны бүген дөньяда уннан артык исәпләнә, шуларның икесе Кызыл Октябрь районы Суыксу мәчетендә саклана.

Әлеге истәлекле вакыйганы күрергә ярты авыл халкы җыелган иде. Коръәннең ничек итеп Суыксу мәчетенә кайтарылу тарихы турында Мәскәүдә яшәүче авылдашлары, аны авылга китерүче Наил әфәнде Хөсәинов сөйләде, китапны реставрацияләүнең мәшәкатьләре һәм нечкәлекләре белән бу эшне тулаем финанслаган, шулай ук Мәскәүдә яшәүче суыксулы Равил әфәнде Калимуллин таныштырды. Суыксулылар белән бу шатлыклы вакыйганы уртаклашырга килгән район администрациясе башлыгы Халит Сөләйманов шушы гамәлнең район өчен дә никадәр мөһим икәнлеген билгеләп үтте, ә җирле администрация җитәкчесе Рамил Мусин Равил Азизовичны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Тантаналы өлештән соң барча халык сафланып, җомга намазын укыды. Бу көнне ул гадәттән тыш узды, чөнки һәркемнең күңеле шатлык, горурлык хисе белән тулган иде.

Наилә Җиһаншина

«Туган як» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*