enrutat
Баш бит / Коръән уку серләренә юл ачучы
Коръән уку серләренә юл ачучы

Коръән уку серләренә юл ачучы

Үткән гасырның 90 нчы елларында Самара өлкәсендә татар милли һәм рухи яңарышын башлап йөрүчеләрнең берсе булган иске татар язуы белгече Минәхмәт Сәгыйровның вафатына 10 ел тулды. Шушы истәлекле көнгә багышлап, 4 октябрьдә, “Нур” мәдрәсәсендә мәҗлес оештырылды.

Советлар чорында Минәхмәт кебек мәчеткә йөргән, Уфа, Казан, Мәскәү дин әһелләре белән хат алышып торган, гарәп әлифбасын яхшы белгән яшьләр бик сирәк очрый иде. Шул вакытларда ук “Прогресс” заводында инженер булып эшләүче Минәхмәт Сәгыйров фикер йөртүе белән совет идеологиясе йогынтысында үскән яшьләрдән нык аерылып тора иде.

Илдә үзгәртеп кору җилләре исә башлавын башта ул сизеп алды. Дәүләт һәм җәмгыять милли һәм дини мәсьәләләргә уңай карый башлагач ук, Минәхмәт Сәгыйровка җиң сызганып эшкә керешергә сәбәп булды. Ул 1987 елның көзендә өлкә телерадиокомитетында Казаннан татар телевидениесе тапшыруларын Куйбышевка җиткерергә мөмкинлек эзләп йөрде, 1988 елда “Казан утлары” журналында иске татарча уку-язу дәресләре бирелә башлагач, шуларның күчермәләрен ясады, завод типографиясендә бастырып, тышлатып, китап рәвешендә ясап, күп кешегә таратты, “Туган тел” җәмгыятенең иң беренче чараларын – “Уйнагыз, гармуннар!” фестивален, Сабантуйларны оешыруда катнашты… Боларның барсын да Самара татарларының иҗтимагый тормышы нигезенә беренче таш кую белән чагыштырырга мөмкин.

Тора-бара Минәхмәт Сәгыйров халкыбызга гарәп әлифбасы мөгаллиме буларак танылды. Аның фидакарь хезмәте һәм тырышлыгы белән йөзләгән, меңләгән милләттәшләребез, дин кардәшләребез иске татар язуын үзләштерде һәм изге китабыбыз Коръән-Кәримне уку серләрен ачты.

“Яктылык” мәктәбенең беренче директоры Харидә апа Дашкина ул вакытларны болай искә төшерә: “Минәхмәт татар якшәмбе мәктәбендә иң беренче көннән, 1989 елның 9 сентябреннән, эшли башлады. Ул вакытларда “Коръән уку дәресләре” дип программага язып кую түгел, хәтта әйтә да алмый идек. “Гарәп әлифбасына нигезләнгән иске татарча уку-язу” дәресләре укыткан Минәхмәт бик оста итеп гарәп теле фонетикасына кереп китә иде. Карыйсың, бер-ике ел дигәндә, шәкертләре инде моңлы мәкам белән сүрәләр укый башлыйлар. Минәхмәт, һөнәре буенча укытучы булмаса да, үзенең эшен бик оста алып бара иде.

Беренче елларда ул шәкертләрне икешәр сменага, өчәр-дүртәр группага бүлеп укыта. Педагогик стажы булмаган укытучының хезмәт хакы бик кечкенә булды. Соңгы ун елында ул Самараның Җәмигъ мәчетендә җаваплы сәркатиб булып эшләде».

Кызганычка, Минәхмәт гемофилия чире белән авырды. Соңрак моңа диабет та өстәлде. Кайгы килсә, үзе генә йөрми, дип юкка гына әйтмиләр. 1992 елда хатыны Әсилә гүр иясе булды. Минәхмәт ике кечкенә кыз бала белән калды. Шундый авыр сынаулар үткән кешегә тормыш җилләре гел каршы булса да, ул бирешмәде, балалары Диләрә белән Рузиләне дә үстерде, укытты, кеше ясады, хәзер алар икесе дә татар гаиләләре кордылар, икесе дә туган телебездә сөйләшәләр. Ә шушы көннәрдә әтиләренең истәлегенә туганнарын, якыннарын, аның белән бергә хезмәт иткән дин кардәшләрен бер табын тирәсенә чакырып, матур гына мәҗлес үткәрделәр.

Минәхмәт Сәгыйров бөтен көчен-куәтен динебез, милләтебез яңарышына куйган, үзенә һәм бергә эшләп йөргән кардәшләренә карата бик таләпчән булган фикердәш, көрәштәш, меңләгән кешегә Коръән уку серләренә юл күрсәтүче булып хәтеребездә калган. Урының оҗмахта булсын!

Шамил Галимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*