tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Көрәш көчле булачак”: Татарстанда тавыш бирүләр башланды
“Көрәш көчле булачак”: Татарстанда тавыш бирүләр башланды

“Көрәш көчле булачак”: Татарстанда тавыш бирүләр башланды

Бүген Россиядә сайлаулар башланып китте. Әлеге процесс өч көн: 11-13 сентябрьдә барачак. Татарстан халкы өчен бу аеруча да җаваплы вакыйга. Чөнки республика киләсе биш елга үзенең киләчәген билгели — җитәкчесен сайлый.

Татарстанда бу сайлауларда 2807 сайлау комиссиясе эшли. Алар бүген сәгать иртәнге 8 дә ишекләрен ачты. Тавыш бирүләрнең беренче көне генә түгел, беренче сәгатьләре булуга карамастан, участокларда тавыш бирергә теләүчеләр инде шактый, дип хәбәр итә гражданлык бурычын үтәргә баручылар.

Шулар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов та бар. Ул Биектау районы Әлдермеш авылында үз тавышын биргән. “Иртәдән үк сайлау участогында кеше күп. Авыл халкы эшкә барыр алдыннан тавышларын бирә. Авыл җирлегендә яшәүчеләр гел шулай алдынгы бит инде алар. Татарстанлылар да үз тавышын бүген бирер дип ышанам”, -ди Айрат әфәнде.

Татарстан Президентыннан тыш, халык ике сайлау округында РФ Дәүләт Думасы депутатларын һәм муниципаль депутатларны сайлый. Шул исәптән, Казан шәһәре Думасына да депутатлар сайлана.

– 11 мең кандидат бар. Ярыш бик көчле булачак, – ди ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренчә, сайлау участокларында коронавирус инфекциясе таралмасын өчен барлык шартлар да тудырылган. Комиссия әгъзалары перчатка һәм битлек белән эшли. Аларның сәламәтлеге иминиятләштерелгән. Барлык участоклар да дезинфекция чаралары белән тәэмин ителгән. Тавыш бирергә килүчеләргә дә, үзләрендә булмаган очракта, перчатка һәм битлек, каләм тәкъдим ителәчәк.

Республикада 2 млн 937 мең 257 сайлаучы исәпләнә. Шуларның 17 273 татарстанлы “Мобиль сайлаучы” хокукыннан файдаланган. Бүген һәм иртәгә, ягъни 11-12 сентябрь көннәрендә тавыш бирергә теләүчеләр сайлау участокларыннан читтә, ягъни махсус автобусларда да тавыш бирә ала. 13 сентябрьдә мондый мөмкинлек булмаячак. Әмма участокка килә алмаганнарның сайлау комиссиясе әгъзалары аларның өйләренә киләчәк. Моның өчен 13 сентябрь көнне сәгать 14.00 гә кадәр гариза бирү таләп ителә.

Лилия ЛОКМАНОВА

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*