tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көрәшче Булат Мусин: «Көрәш дөньясында кумирым юк»
Көрәшче Булат Мусин: «Көрәш дөньясында кумирым юк»

Көрәшче Булат Мусин: «Көрәш дөньясында кумирым юк»

Кинәт кенә Сабантуйлыкөрәшле көннәр сагындырып куйды әле.

Шуңа да көрәш буенча спорт остасы Булат Мусинга шалтыратыпәңгәмә корып алырга булдык.

-Татарстан онлайн Сабан туенда батыр калдыгызЯрым буш мәйданга көрәшүничек булдыАлкышларкөчле җан ату сагындыргандыр?

— Чынлап та, быелгы ел бик үзенчәлекле. Сабан туйлары да булмады, ярышлар да кичектерелде. Дөресен генә әйткәндә, әллә ни күп вакыт узмаса да, келәмгә кире кайтасы килә башлады, сагындыра. Көрәшәсе килә. Алга таба ничек булыр, түзәрбез инде. Казан Сабан туена килгәндә, көрәшкән вакытта элеккеге халәт кире кайтып алды. Көрәшкәндә бары тик көрәш турында гына уйласак та, безгә кешеләрнең җан атуы да тәэсир итә. Мәйданда, аз булса да, кеше бар иде, канәгатьләнү хисе кичердем.

 Җиңепбарлыгы күпме тәкә оттыгыз икәнсанаганыгыз бармы?

– 50ләп бардыр. Казанда көрәшеп алган тәкәне исә шунда калдырдым. Ярышып алган барлык тәкәне дә алай калдырмыйбыз инде анысы (көлә). Мәсәлән, көрәшче егетләр белән кая да булса ярышка барсак, тәкә отсак, кемнең авылы якынрак, шунда калдырабыз. Үзебез тирәдә булса, бу эшне әтигә тапшырам, нишләтәсен ул хәл итә.

 Көрәшчеләргәаеруча йөзгә-биткә чибәрләренә, һәрвакыт кызлардан игътибар күп булды.Сезгә ничегрәк соң – кызлар язамы, гашыйк буламы?

– Дөрестән дә, мондый хәлләр булгалый (көлә). Күп димим, әмма социаль челтәрдә бар андыйлар. Язганнарын җавапсыз калдырмаска тырышам. Әмма кызлар беренче адымны, гадәттә, ир-егеттән көтә бит. Шуңа  күрә, ошатсалар да, егеткә беренче язу, дәшү алар өчен кыенрак дип саныйм. Әле мин өйләнмәгән, башка дус егетләр өйләнеп бетте инде (көлә).

 Көрәшченең булачак хатыны нинди сыйфатка ия булырга тиеш соң?

– Шуны әйтә алам: тормышыңны көрәшче егет белән бәйләргә уйласаң, азрак мөстәкыйльрәк булырга туры киләчәк. Спортчы күп вакытын үзенә багышлаячак. Шуңа әзер булырга кирәк.

— Киләчәктә улларыгыз туыпкөрәш юлын сайласакаршы килмәссезме?

– Баланың үзеннән тора, билгеле. Теләге, кызыксынуы булса, мөмкинлекләр бар. Аллаһ боерса, мин каршы килмәячәкмен. Үзе шөгыльләнәм дисә, шөгыльләнәчәк. Теләге һәм кызыксынуы булган кеше уңышка тизрәк ирешә ул.

 Көрәш дөньясында кемнәрнең көрәшен үз итәсез?

– Һәрбер көрәшче үзенчәлекле. Әйтик, бер үк алымны да һәркайсы төрлечә, үзенчә башкара. Барысын да күзәтәм, көрәш дөньясында кумирым бар дип әйтә алмыйм. Матур көрәшне 90 килограммга кадәр авырлыктагы һәм бер үк үлчәмдәге спортчылар күрсәтә. Аннан югарырак авырлыкта пассив көрәш китә.

 Келәмгә хатын-кызлар да чыгаСез бу күренешкә ничек карыйсыз?

– Хатын-кызларның да бу спорт төре белән шөгыльләнәсе килсә, нишләп көрәшмәсен соң ул? Өйдә генә утырасылары килгәннәре келәмгә чыкмас. Көрәшкә кинәт кенә кереп китеп булмый ул. Балачактан ук моның белән максатчан шөгыльләнсәң генә ниндидер нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. 20 яшьтән соң кызлар көрәшкә килми.

– Ничә яшькә кадәр көрәшергә уйлыйсыз?

– Иртәгә ни буласын да әйтә алмыйбыз әле. Менә тагын биш ел көрәшермен дип план корып булмый. Алга таба күз күрер.

– Сезнең сыман батырформада булу өчен яшь егетләргә нинди тормыш рәвеше алып барыргаӘйтикничек тукланырга?

– Күбрәк ашаган саен, күбрәк эшлисең. Батыр булыр өчен, бары тик күп эшләргә кирәк. Ә инде кыяфәт тә матур, форма да булсын өчен туклануны көйләү зыян итмәс. Яшелчә, ит ашарга, матур булу өчен үзеңә игътибарны арттырырга кирәк. Хәзерге вакытта көрәш дөньясында да көндәшлек арта бара. Шуңа да күп шөгыльләнергә туры килә. Гел физик яктан көч килеп торгач, организмдагы витаминнар да чыга бара. Балансны югалтмас өчен, минемчә, чамасын белеп рәткә килү, хәл китмәсен өчен спорт туклануы кулланырга була. Бу – спорт белән профессиональ шөгыльләнүчеләргә кагыла. Ә үзең өчен генә фитнеста шөгыльләнсәң, аннан башка да гәүдәне тәртиптә тоту мөмкин.

 Финанс ягыннан безнең милли көрәшкә игътибар җитәрлек дип саныйсызмы?

— Профессиональ спорт төрләре белән чагыштырсак, матди яктан безнең көрәшнең хәле түбән дәрәҗәдә. Көрәшне карыйлар да, күпләр аны Сабан туе мәйданындагы ярыш дип кенә кабул итә, шуңа да аерманы сизми. Асылда бит көрәш – профессиональ дәрәҗәдәге спорт төре. Көрәшчеләрнең берсе: «Акча җитми», – дисә, берәр җанатар: «Менә, элеккеге вакытта акча өчен көрәшмәгәннәр…» – дип тотына. Ул вакытта профессиональ көрәш булмаган инде. Әйтәм бит, кеше шул Сабан туендагы ярыш белән генә чикләнә. Көрәш дөньясында елдан-ел көндәшлек арта. Үзеңне югары дәрәҗәдә тоту да кыен.

Көрәшче егетләр азая дисәләр дә, бу тагын шул акча мәсьәләсенә барып тоташа. Әгәр ир-егет көрәш белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә икән, ул акча аңа яшәргә дә җитмәячәк. Профессиональ булгач, ул аның эше дигән сүз бит инде. Шуңа да бу күренеш шушы спорт төренә карата кызыксынуны киметә. Шуның өчен кешеләр дә, балаларын спорт түгәрәкләренә биргәндә, Олимпия уеннарына кергән, акча китерә торган спорт төрләренә йөртергә тырыша. Көрәшчеләр арасында да аны хобби буларак кына кабул итүчеләр бар. Яшермим, минем исем өчен дә, акчасы өчен дә көрәшкәнем булды, төрлесен сынадым. Әйтәм ич, акча өчен генә мәйданга чыгам дисәң, халык яратмый башлый. Исем өчен көрәшкәндә сиңа игътибар арта.

Әңгәмәдәш – Чулпан Гарифуллина

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*