tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көрәшчеләребезне танытырга кирәк, шул чакта җанатарлар да күп булыр – Җәүдәт Миңнәхмәтов
Көрәшчеләребезне танытырга кирәк, шул чакта җанатарлар да күп булыр – Җәүдәт Миңнәхмәтов

Көрәшчеләребезне танытырга кирәк, шул чакта җанатарлар да күп булыр – Җәүдәт Миңнәхмәтов

“Көрәшчеләребезне танытырга кирәк”, – дип белдерде Халыкара көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында. 16 июньдә Саба районы Миңгәр авылында көрәш буенча дөнья чемпионаты үткәрелүе уңаеннан ул журналистларга мөрәҗәгать итте.

Җәүдәт Миңнәхмәтов сүзләренчә, бүген Россиядә спорт төре буларак көрәшне үстерү өчен бөтен шартлар бар. Татарстанда гына да 30 меңләп кеше көрәш белән шөгыльләнә. “Безнең көрәш бик тамашалы, кагыйдәләр дә бер тәртипкә китерелде. Әмма, мәсәлән, кайсы көрәшченең җиде тапкыр яки биш тапкыр Россия чемпионы, 10 тапкыр Татарстан чемпионы булганын кем белә? Мәгълүмат җитмәү – бүген безнең эштә кимчелек булып тора. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә кирәк. Халкыбыз милли геройларын белергә тиеш. Аларны бакча яшендәге балалар да, мәктәп укучылары да яхшы белергә тиеш. Шул чакта җанатарларыбыз булыр, көрәш бөтен дөньяга танылыр”, – дигән фикерләре белән уртаклашты ул.

Җәүдәт Миңнәхмәтов журналистларны көрәшчеләр турында ешрак язарга өндәде.

• 16 июньдә көрәш буенча дөнья  чемпионатында Россия җыелма командасы составында Татарстан данын 2017 елгы Дөнья кубогы иясе Азат Нурмөхәммәтов, көрәш буенча 2017 елгы Россия чемпионы Ренас Кәлимуллин һәм 2017 елгы Россия чемпионы Илмир Төхвәтуллин яклаячак. Командада шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән – Төмән өлкәсеннән Егор Егоян һәм Альберт Рәхмәтуллин, Башкортстаннан Айнур Сыртаев, Мари Элдан Муса Галләмов бар. Россия җыелма командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов.

“Көрәш безнең өчен спорт кына түгел, ул – милли байлыгыбыз, – дип ассызыклады көрәшче Ренас Кәлимуллин журналистларга. – Минем бабам көрәшкән һәм ул мине дә өйрәтте, хәзер мин энеләремне өйрәтәм. Көрәш традицияләре буыннан-буынга күчә, халкыбызның бөтен дөньяга күрсәтерлек милли-мәдәни хәзинәсе булып тора”.

Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*