tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көрәшчеләргә дәрәҗәле исемнәре кайтып җитте
Көрәшчеләргә дәрәҗәле исемнәре кайтып җитте

Көрәшчеләргә дәрәҗәле исемнәре кайтып җитте

Татарстанның бер төркем егетләренә дәрәҗәле исемнәр – көрәш буенча Россиянең спорт остасы һәм Россиянең Халыкара класслы спорт остасы исемнәре бирелгән таныклыклар кайтып җиткән.

Россиянең спорт остасы исемнәре бирелә дигән таныклык түбәндәге көрәшчеләргә кайткан: Фарис Хуҗин, Айрат Хәйруллин, Ислам Фәлахов, Раил Нургалиев, Эмиль Мавлин, Данис Закиров, Искәндәр Гарифьянов, Инсаф Габдрахманов, Динар Әүхәдиев.

Россиянең Халыкара класслы спорт остасы исеменә исә Ренас Кәлимуллин, Фирдүс Зәйнуллин, Ислам Фәлахов, Раил Нургалиев һәм Фирзәр Гыйниятуллин лаек булган. Күрәбез, Раил Нургалиев белән Ислам Фәлахов берьюлы ике дәрәҗәле исемгә дә лаек булган.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*