tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көрәшегез! Пәйгамбәребезнең сөннәте ул
Көрәшегез! Пәйгамбәребезнең сөннәте ул

Көрәшегез! Пәйгамбәребезнең сөннәте ул

Сабан туйлары хәзер башкача, диләр… Имеш, татарча түгел. «Хезмәт бәйрәмнәре»нең урыннарын белеп йөрергә кирәк шул! Чып-чын татар Сабан туйлары кайда үтә һәм аларны кем оештыра? Ислам турындагы стереотипларның берсен җимерүче язмадан шуларны белә аласыз.

Пәйгамбәр (с.г.с.) көрәшче булган?

Бик сирәкләр генә белә торган бер хәдис бар. Ибне Габбастан (радыяллаһу ганһүмә) хәбәр ителгәнчә, сөекле Мөхәммәд Пәймгабәребез (с.г.с.) бервакыт Рукана дигән үз заманында мәшһүр саналган көрәшче белән көрәшкән икән: «Батха дип аталып йөртүче бер җирлектә Рәсүлебез (с.г.с.) янына сарык көтүе белән Рукана килеп болай ди: «И Мөхәммәд, мине җиңә алырсыңмы?» Пәйгамбәр (с.г.с.): «Җиңүчегә нәрсә бирелә соң?» дип җавап кайтара. Рукана сарыкларының берсен тәкъдим итә. Мөхәммәд (с.г.с.) аның көрәшен кабул итә һәм җиңә. Рукана тагын бер кат бил алышырга чакыра һәм янә сарыкларының берсен тәкъдим итә. Әмма Рәсүлебез (с.г.с.) аны кабат җиңә. Шулай берничә тапкыр кабатлангач, Рукана Мөхәммәдкә (с.г.с.) Алаһы Тәгалә Үзе ярдәм итүенә инанып, ихластан әйтә: «И Мөхәммәд, мине моңарчы беркемнең дә чистага салганы булмады һәм минем өчен синнән дә күбрәк беркемгә нәфрәт тойганым булмады! Вәләкин хәзер мин шаһитлек китерәм: Аллаһтан башка илаһ юк, һәм син – Аның Рәсүле!» Шуннан соң Пәйгамбәр (с.г.с.) аңа сарыкларын кайтара да болай дип җавап бирә: «Көчле мөселман көчсездән Аллаһ каршында сөйкемлерәк, икесе дә хәерле булса да!» (Мөслим, Кадәр, 34. Ибне Магҗа, Зухд, 14). Димәк ки, көрәш – Пәйгамбәребезнең сөннәте.

Мәрҗани дә???

Менә сезгә тагын бер кызыклы факт. «Көрәшче Шиһаб» дигән кушамат белән Сабан туе мәйданнарында кем көрәшкәнен беләсезме? Мәрҗани! Бөек татар дин галименә милли татар көрәше һәм онытылып калган төркиләрнең «каракаплан» көрәшендә тиңнәр булмаган! Бу хакта Мифтахетдин Акмулланың «Мәрҗани» мәрсиясендә дә әйтелә: «Мәйданда ул чыгарды артык гайрәт!» Я булмаса: «Көрәш мәйданына бу чыккан соң батырлар була калды җугалгандай»…

Шулай итеп, һәр мөселман кешесендә иман һәм гыйлем ныклыгы гына түгел, физик ныклык та булырга тиеш булып чыга. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) һәм даһи Мәрҗаниебезнең күрсәткән үрнәкләренә ияреп, Татарстан Диния Нәзарәте дә үз эшчәнлеген мөселман яшьләрен актив, көчле һәм ачык шәхесләр итеп тәрбияләүгә юнәлтә.

Имамнар ГТО тапшыра, мөфти кара билбау ала
Актив тормыш рәвешен пропагандалау – ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аерылыгысыз өлеше. Спорт чаралары яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында берләшүнең, дуслыкны ныгыту һәм үзара аңлашуның мөһим чарасы булып хезмәт итә. Бу төр чаралар актив гражданлык позициясенә, кабул ителгән гомумшелек кыйммәтләре системасына ия һәм алар «башка» диннәрне кабул итүгә ачык булган шәхес формалаштыруга юнәлтелгән. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенрусия турниры һәм ТР Спорт министрлыгы һәм Татарстанның билбау көрәше федерациясе белән берлектә оештырылган Мәрҗанинең ике йөз еллыгына багышланган билбау көрәше буенча Халыкара турнир кебек спорт чаралары яшь мөселманнар арасында аеруча популярлык казанды.

Моннан тыш, сәламәт яшәү рәвеше үрнәген шулай ук быел беренче тапкыр массакүләм төстә «Хезмәткә һәм саклануга әзер» (ГТО) Бөтенроссия физик тәрбия-спорт комплексы сынаулары (тестлар) нормативларын тапшыру буенча чараларда катнашкан Татарстан имамнары күрсәтте. Актив мөселман яшьләре республикада игълан ителгән «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларындагы программаны гамәлгә ашыруда да катнашты. Әйтик, Казанда мөселман һәм проваславие яшьләреннән торган катнаш командалар арасында дустанә матч узды.

Бу чаралар уздырылган саен ислам һәм мөселманнар турындагы җәмгыятьтәге стереотиплар җимерелә, динебезгә кызыксыну уяна. Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе дә яшьләргә үрнәк булып тора, үзенә аларның игътибарларын җәлеп итә. Джиу-джитсу буенча кара билбау – уен-муен эш түгел шул!

Чын безнеңчә милли Сабан туе нинди була?

Әйтсәм әйтим инде, чып-чын татарча Сабан туйларны хәзер Татарстанның мөхтәсибәтләре оештыра. Аларның иң зурысы – Балтачның Бөрбаш авылында. Былтыр ул Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән инде унберенче тапкыр уздырылды. Балалар өчен дип аталса да, аны күрергә теләп бик күп кунаклар, хөкүмәт вәкилләре, дин әһелләре, күренекле шәхесләр килә.

Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар – яулыктан. Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар үткәрелә. Мисал өчен, узган ел барлыгы төрледән-төрле унҗиде ярыш оештырылды. Көрәш буенча абсолют батырга скутер бирелде. Узган елны бәйрәмгә килгән кунакларны сыйлау өчен ун чиләкле ун казан пылау пешерелде. Ә сезнеңчә, татарча Сабан туе шундый булырга тиеш түгелмени?

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*