tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында күңел ачу оешмалары ябылды
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында күңел ачу оешмалары ябылды

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында күңел ачу оешмалары ябылды

Бүгеннән башлап, Татарстанда Covid-19 коронавирусы таралу куркынычы аркасында күңел ачу оешмаларының күпчелеге эшен туктатты.
Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.
“2020 елның 26 мартыннан Татарстан Республикасы территориясендә спорт үзәкләре, йөзү бассейннары, фитнес-үзәкләр, кинотеатрлар (кинозаллар), төнге клублар (дискотекалар), балалар өчен уен бүлмәләре, балалар өчен күңел ачу үзәкләре һәм башка күңел ачу оешмалары эшчәнлеген туктатып торырга”, – диелгән карарда.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*