tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кояш” татар җыры халык ансамбле “Жар-птица” милли мәдәният фестивалендә катнашты
“Кояш” татар җыры халык ансамбле “Жар-птица” милли мәдәният фестивалендә катнашты

“Кояш” татар җыры халык ансамбле “Жар-птица” милли мәдәният фестивалендә катнашты

21 декабрьдә Киров өлкә халык иҗаты йортында IX регионара “Жар-птица” милли мәдәният фестивале узды. Вятка Аланыннан анда “Кояш” татар җыры халык ансамбле катнашты.

– Без Малмыжда узган “Нократ моңнары” фестивалендә икенче урынга калсак та, өлкә халык иҗаты йорты директоры Владимир Геннадьевич Соболевтан шәхси чакыру алдык, – диде ансамбль җитәкчесе Рәйсә ханым Миннебаева. – Әлеге фестваль гала-концертында беренче генә катнашуыбыз. Иҗат кешеләре буларак, үз чыгышларыбызны үзебез ошаткан чак сирәк була, әмма бу юлы уңышлы чыгыш ясадык дип әйтерлек булды. Барлыгы унбиш коллектив катнаштык, һәрберебез дипломга лаек булдык.

Ш.Хәлимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*