tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көзгә Казан шәһәре филармониясенең яңа бинасы – «Чулпан» мәдәният сарае ачыла
Көзгә Казан шәһәре филармониясенең яңа бинасы – «Чулпан» мәдәният сарае ачыла

Көзгә Казан шәһәре филармониясенең яңа бинасы – «Чулпан» мәдәният сарае ачыла

Казан шәһәре филармониясенең «Чулпан» мәдәният сарае көзгә ачылачак. Бу хакта Казан шәһәре филармониясе директоры урынбасары Чулпан Закирова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде.

«Җиңү проспекты урамындагы ремонт ясала торган яңа бинабыз көзгә эшләп китәр дип көтәбез. Үз бинабыз булган „Чулпан“ мәдәният сараенда иҗат итү өчен барлык шартлар да булачак: 500 урынлы концерт залы, 4 репетиция залы, музыкаль студия булачак, – ди Чулпан Закирова. – Барлык өметләр, планнар, стратегияләр буласы бинага нигезләнеп язылган. „Чулпан“ мәдәният сарае яңа проектларны чынга ашыру өчен яңа киңлек булачак».

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*