Краснодарда быел 30 кеше Татарча диктант язган. Иң яшь катнашучыга 11 яшь булса, иң олы катнашучы 71 яшен тутырган. Акцияне биредә Краснодарның “Булгар-К” татар төбәк иҗтимагый оешмасы.

Кечкенә диктант язучыларны мавыктыру өчен татарча бизәкле рәсемнәр, аппликацияләр әзерләнгән. “Татарча диктант” акциясенә йомгакны биредә милли тәм-томнар белән чәй өстәле янында ясаганнар.