tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Нурлат шәһәре дә “Татарча диктант” дулкынында!

ВИДЕО: Нурлат шәһәре дә “Татарча диктант” дулкынында!

Нурлат шәһәре 4нче урта гомуми белем мәктәбендә урнашкан мәйданчыкта 155 катнашучы татарча диктант язды. Акция күтәренке рухта, бәйрәмчә оешканлык белән утте, дип хәбәр итә “Татарча диктантны” биредә оештыручылар.

Иң кечкенә диктант язучыга 14 яшь булса, иң өлкәненә 64 яшь булган. Барысы да бик тырышып, теләк белән татарча диктантны язганнар. Киләчәктә дә шундый акцияләр үткәрелсен дип теләк белдерә алар. Татар телен өйрәнү өчен “Татарча диктант” акциясе иң үтемле чараларның берсе диләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*