tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кугалы авылы мәчете
Кугалы авылы мәчете

Кугалы авылы мәчете

Корбан бәйрәме алдыннан без Төмән шәһәренең Кугалы авылы мәчете имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Садретдинов белән очрашып, олуг бәйрәмгә ничек әзерләнгәннәре, мәчет эшендәге яңалыклар турында белештек.

– Мин барлык мөселман кардәшләрне якынлашып килгән изге бәйрәм белән котлыйм. Корбан бәйрәмнәребез мөбарәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!

– Сөләйман хәзрәт, мәчет эшендә нинди яңалыклар бар?

– Гомумән, 2017 нче елдан башлап мәчеттә әкренләп ремонт эшләре башкарыла. Газ керттек, өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаров мәчетебездә бәдрәф ясатты. Шулай ук өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, эшмәкәр Ринат Насыйров та безгә булышып торалар, форсаттан файдаланып, үземнең һәм халык исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез. Бүгенге көндә, мәсәлән, мәчетебездә косметик ремонт эшләре бара. Җылы идән булдыру турында күптән хыяллана идек. Чөнки, бигрәк тә кышын, өлкәннәребезгә салкын идәнгә утырып намаз укулары куркынычсыз түгел иде. Яңа гына Мәскәүдән ковролин китертеп түшәдек. Мәчеткә икәнен белгәч, 30% ташлама да ясадылар, аларга да Аллаһының рәхмәте булсын! Әлхәмдүлилләһ, мәчетебездә уңайлы шартлар булдырылып, елдан-ел төзекләнә бара.

– Сез: “Динебезгә яшьләрне тартырга кирәк”, – дидегез. Бу мәсьәлә сездә ничек хәл ителә?

– Яшьләр белән без күп аралашабыз, сөйләшәбез, бүгенге көндә аларны нәрсә кызыксындыра, нинди проблемалар борчый, әлбәттә, аларның фикерләрен дә тыңлыйбыз, аларга юнәлеш бирергә тырышабыз. Дөнья бит бик үзгәрүчән. Тормыш алдыбызга яңадан-яңа сораулар, проблемалар куя. Аларга ничек тә җавап табарга кирәк. Менә без яшьләрне төрле тормыш мәсьәләләрен ислам тәгълиматы “күзлеге” аша хәл итәргә, урталык тарафдары булырга өйрәтәбез. Җирле территориаль үзидарә белән бергә яшьләр арасында төрле спорт ярышлары оештырабыз. Авылда спорт комплексы ремонтка ябылгач, атнасына 2 мәртәбә Төмән шәһәренең “Надежда” спорт комплексына мини футбол уйнарга йөрибез. Күптән түгел “Әтиләр көне” дигән чара уздырдык. Мондый очрашулар барыбызны да бер-беребезгә якынлаштыра, туганлаштыра, дуслаштыра.

– Арада дини гыйлем алырга теләүчеләр дә бардыр?

– Әлбәттә. Яшьләр безнең бик зирәк, тырышлар, киләчәкләре турында да төптән уйлый беләләр. Шунысы сөенечле, быел Равшан Мерзакулов Казанда Россия ислам университетын уңышлы тәмамлап, үзебезнең мәчеткә имам булып кайтты. Ул минем урынбасарым да. Бүгенге көндә тагын ике егетебез – Раил Гыйльфанов Казанның Россия ислам университетында, ә Солтан Шагидуллин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыйлар. Халык мәчетебездә күптән түгел эшләп киткән дини белемле Әбделкаюм хәзрәт Исхаковның вәгазьләрен бик яратып тыңлый.

– Бу көннәрдә редакциягә Түбән Тәүде районының Урманбаш авылында мәчеткә нигез салына башлады дигән хәбәр килде…

– Әйе, Кугалыда таштан яңа мәчет төзелгәч, ишек алды территориясен киңәйтер өчен, элекке агач мәчет бинасын алырга карар кылдык. Чынлап та, җомга намазы, Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә мәчетебездә мөселман кардәшләргә урын җитми. Ә бинаны мәчете булмаган авылга Аллаһы йорты итеп бүләк итәбез, дип сөйләштек. Теләгебезне ишетеп, безгә Каскара поселогы һәм Урманбаш авылы мөселманнары мөрәҗәгать иттеләр. Без, халыкны җыеп, киңәшләшкәннән соң, беркайчан да мәчете булып карамаган Урманбаш авылына бирергә булдык. Анда хәзер бу эшләр белән авыл имамы Илдус хәзрәт Хикмәтуллин шөгыльләнә.

– Кугалы авылында да халыкны оештыручы аксакаллар бардыр бит?

– Бездә халык бик тату яши, читтән килгәннәргә дә хөрмәт белән карый. Авылдашларны берләштерүче, аларны өмә һәм башка эшләргә дәртләндереп торучы аксакалларыбызны да санап китмичә булмый. Зират, мәчет территорияләрен чиста тоту, төзекләндерү эшләрен Рамил Балтасов, Үлис Хәйбуллин, Илдар Ташбулатов, Зөфәр Тимерҗанов. Фәрит Хисамов, Ислам Виноградов, Илдус Мусин үз җаваплылыкларына алганнар. Гомумән әйткәндә, мәчет эчендәге эшләрнең күбесе авыл халкы көче, ярдәме белән һәм садака акчасына башкарыла.

– Сөләйман хәзрәт, сез мәчеткә йөрүче әби-бабайларны “Яңарыш” газетасына яздырып, рәхмәт сүзләре ишетәсез. Киләчәктә дә газета белән тыгыз мөнәсәббәттә эшләргә насыйп булсын.

Рәүфә Кангазина

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*