tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районы Байлангар авылы “Ак калфак”лары районнарының 90 еллыгы уңаеннан сөлге чигә
Кукмара районы Байлангар авылы “Ак калфак”лары районнарының 90 еллыгы уңаеннан сөлге чигә

Кукмара районы Байлангар авылы “Ак калфак”лары районнарының 90 еллыгы уңаеннан сөлге чигә

Кукмара районы Байлангар авылы мәдәният йортында оешкан “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасына йөруче ханымнар чигү остасы, җирлекнең Ветераннар советы рәисе Газизуллина Гөлфия апа җитәкчелегендә ТАССРның 100 еллыгы, Кукмарабызның 90 еллыгы уңаеннан үткәрелүче конкурска сөлге чиктеләр.

Үзенең һөнәрен, хезмәтен киләчәк буыннарга ядкарь итеп калдырырдай кеше ул – авылның абыстае, чигү остасы Гөлфия апа. Әлеге һөнәре белән инде бик озак шөгыльләнә. Куз явын алырдай итеп чиккән чәчәкләре тәрәзә пәрдәләренә төшкән, мендәр тышларында урын алган. Ул чиккән яулыкларга, кулъяулыкларга, сөлгеләргә карап туймаслык.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*