tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районында “Татар кызы” бәйгеләре башланды
Кукмара районында “Татар кызы” бәйгеләре башланды

Кукмара районында “Татар кызы” бәйгеләре башланды

Кукмара районы “Салават күпере” балалар бакчасы коллективы районда беренчеләрдән булып (җитәкчесе Каюмова Л.Й.) “Татар кызы” конкурсын үткәрде. “Салават күпере” балалар бакчасыннан Галиева Әминә, Әсәнбаштан Гарипова Раяна, Арпаяздан Минһаҗева Зөһрә, Кенәбаштан Фатыйхова Гөлинә, Поч Кучуктан Кунакбаева Софья, Березняктан Халиуллина Алияләр килгән сынатмадылар.

“Исәнмесез-бу мин”, ”Зирәк булсаң,әйт тизрәк”, ”Уңган хуҗабикә”, ”Яшь талантлар”, “Остабикә” конкурсларда балалар үзләренең һөнәрләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Гаҗәпләнеп, сокланып карап утырдык балаларга. Әниләренә дә рәхмәт, тәрбиячеләргә зур ярдәм иткәннәр. Ак калфаклылар, ”Дуслык” йортыннан Гареева Г.З, музей хезмәткәрләреннән торган жюри членнарына авырга туры килде, чөнки һәр чыгыш мактауга лаек иде.

Поч Кучуктан килгән мари кызына сокланып утырдык. Татар телендә сөйләшә, җырлый, милли ризыкларын да әнисе белән бик тәмле итеп пешереп килгән. Балаларның музыкаль ансабльләре, бию коллективы, җырчылары да мактауга лаек. Ә уңышка ирешергә күпме хезмәт куелганлыгын тәрбиячеләр үзләре генә беләдер. Катнашучыларны котлап малайларның биюләре, егетләрчә шар бүләк итүләре кызларга матур бүләк булды. Бер катнашучы да бүләксез калмады.

Җиңүче “Салават күпере” балалар бакчасыннан Галиева Әминәгә “Ак калфак” җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина – ак калфак, калганнарга чиккән кулъяулыклар, тәмле күчтәнәчләр бүләк итте. Әниләр, тәрбиячеләргә дә рәхмәт хаты тапшырылды. Ә балалар бакчасы коллективына милли тәрбия бирүдә тырыш хезмәтләре өчен “Дуслык йорты”һәм “Ак калфак”оешмасы исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды. Афәрин, шундый эшләр башкарылганда телебез дә, милләтебез дә югалмас, дигән ышаныч туа күңелләрдә.

Кукмара районы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Җиһаншина З.Н.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*