tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада “Мәчкәрә укулары” уза
Кукмарада “Мәчкәрә укулары” уза

Кукмарада “Мәчкәрә укулары” уза

Кукмара районы Мәчкәрә авылында “Мәчкәрә укулары” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе уза. Ул биредә икенче тапкыр оештырыла. Темасы – “Мәчкәрә мәдрәсәсе галимнәренең дини-рухи мирасы”. Анда катнашу өчен Кукмарага күренекле галимнәр, дин белгечләре җыелды.

Мәчкәрә авылы – бай тарихлы авыл. Укуларның биредә оештырылуының да тирән мәгънәсе бар. Тарихка күз салсак, Кукмара районындагы Мәчкәрә авылын элек-электән Ишмән иле дип йөрткәннәр. Ишмән – сәүдәгәр һәм меценат Үтәмешевлар туган урын.

Ишмән нәселенең иң танылган вәкиле – Габдулла Габдессәлам улы Үтәмишев. Дөнья могҗизасы булырдай мәчетне 1791 елда Мәчкәрәдә ул төзетә. Шул заманындагы иң яхшы шәһәр мәчетләре дәрәҗәсендә йөргән. Изге бина классицизм элементлары кушылган “Петербург бароккосы” һәм татар декоратив сәнгате стилендә төзелгән. Манараның кыйбласын галим Г. Курсави күрсәтеп биргән була. 1793 елда монда беренче намаз укыла.

Беренче Җәмигъ мәчетенең Сатыш, Иж-Бубый белән бер дәрәҗәдә торган мәдрәсәсе дә булган. Шәкертләр Казан, Сембер, Уфа шәһәрләре, Нократ губернасы, хәтта Азия илләреннән килеп укыганнар. Олуг шәхесләрдән – бөек акыл иясе К. Насыйриның әтисе, тарихчы-галим Х. Әмирхан, дин белгече Г. Курсави, галим-фәлсәфәче Ш. Мәрҗанинең бабасы Сөбхан әл-Мәрҗани да монда гыйлем алганнар.

“Мәчкәрә укулары” на килгән галимнәр, дин әһелләре иң башта Мәчкәрә зиратына кереп, дога кылды. Андагы тарихи кабер ташларын карадылар. Биредә зиратны төзекләндергәннәр, ташларны да яңартканнар. Алар арасында бик борынгылары бар.

Мәчкәрә мәдрәсәсендә Казан, Уфа, Вятка губерналарының руханилары гына түгел, Себердән, башкорт, казакъ далаларыннан килеп тә белем алганнар. Заманында олуг шәхесләрдән: мәгърифәтче Каюм Насыйриның әтисе, тарихчы, галим Хөсәен Әмирхан, тарикать остазы Мөхәммәдзакир ишан Камалов та башлангыч белемне биредә алганнар. Татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикер тарихында күренекле галим Шиһабетдин Мәрҗанинең бабасы Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани (1746-1833) – Мөхәммәдрәхим ахуннан гыйлемлек алган һәм күптөрле фәннәр өйрәнгән. Монда атаклы фикер иясе һәм дин белгече Габденнасыйр Курсави (1771-1812) мәшһүр мелла Мөхәммәдрәхим ахуннан белем алган.

Мәчкәрә зираты белән танышканнан соң, галимнәр, дин әһелләре фәнни-гамәли конференциягә җыелды. Алар арасында Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова һ.б. Конференциядә “Мәчкәрә мәдрәсәсе галимнәренең дини-рухи мирасы” дигән темага чыгышлар булды.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*