enrutat
Баш бит / Курчак театрының сәхнә артында ниләр бар?
Курчак театрының сәхнә артында ниләр бар?

Курчак театрының сәхнә артында ниләр бар?

Курчак театрында чын талантлар пәрдә артында кала дисәк, һич арттыру булмас. Чөнки артистлар курчак артына яшеренә, ә менә балага могҗиза бүләк иткән курчакларны кем тудыруын без бөтенләй белмибез. Биредә рәссам режиссер белән бер дәрәҗәдә. Шулай булмый ни, режиссерга “артист”ларны ул ясап бирә ләбаса. Алай гына да түгел, бер рольгә берничә курчак әзерләнергә дә мөмкин. Әйтик, “Әлфия” спектакленә Әлфия Авзалованы унсигез төрле итеп иҗат иткәннәр! Бүген без курчак театрының күзгә күренмәгән геройлары белән аралаштык.

Балаларга – татарча дискотека

Театрның баш режиссеры Илгиз Зәйни биредә әле беренче спектаклен генә чыгарды. Аның үзе өчен бу курчаклар – яңа дөнья. Хәер, бик үк яңа да түгел инде. Тамашачы аның Чаллы театрында куелган “Сак-Сок” спектаклен бик яратып кабул итте. Яңа режиссер театрның күзгә күренмәгән яклары һәм иҗади планнары белән таныштырды.

– Курчак спектакле нәрсәдән башлана?

– Бөтен театрлардагыча, пьеса сайлаудан башлана. Режиссер белән беррәттән, рәссам да эшли башлый. Курчак театрында рәссамның эше режиссерныкы белән бер дәрәҗәдә. Чөнки ул декорация ясау белән генә чикләнми, артистларны да иҗат итә. Шуңа күрә режиссерга, эшкә алынганчы ук, курчакларын да, аларны йөртү алымнарын да, декорациясен дә күз алдына китерергә кирәк.

– Димәк, иң күп вакытны курчаклар әзерләү ала. Әйтик, “Әлфия” спектакленә курчакларны әзерләү күпмегә сузылды?

– “Әлфия” спектакле бик озак туды. Идея барлыкка килеп, премьерага кадәр ике ел чамасы вакыт үтте. Башта идея булды, ике-өч айдан соң либреттосы туды, аннары гына эш башланды.

– Замана баласы театрдан нәрсә көтә?

– Бу сорауга тәгаен генә үзем дә җавап бирә алмыйм. Безнең балачакны алсак, күпкә самимирәк, гадирәк булганбыз, дигән тәэсир кала. Хәзерге балалар зурлар контентын карап үсә һәм аларга куян булып киенгән актерның уены кызык та булмаска мөмкин. Мин үзем дә җавап эзлим. Спектакльләр куя-куя ачыкланыр дип уйлыйм. Тамашачы күңеленә ачкыч ярату, заманны тоя белү ул – бик зур нәрсә. Аңа бер көндә генә ирешеп булмый.

– Театрларда курчак арткы планда калып бара кебек. Ә бездә ничек?

– Әсәрне нинди тел белән сөйләсәң, отышлырак? Барысы да менә шушы сорауга бәйле. Бер спектакльгә курчаклар да, шәүлә спектакле дә, заманча алымнар да кереп китәргә мөмкин. Мин курчакны саклау ягында.

– Сер түгел, татар төркеменә тамашачы җыю авыр. Тора-бара тагын да авыррак булырга мөмкин әле. Аудиторияне киңәйтер өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

– Рус төркеменең тамашачы белән проблемасы юк, анысы хак. Татар төркеменә, чыннан да, авыр. Шуңа күрә, бәлки, башта әти-әниләрне театрга китерергәдер, дип уйлаштык та, репертуарга өлкәннәр өчен дә спектакльләр кертергә булдык. Театрда ике режиссер бар. Ләкин безнең белән дә чикләнергә ярамый. Яңа кан, яңа сулыш булырга тиеш.

– Димәк, татар тамашачысының артуына өмет бар.

– Еш кына тормышыбызны алга җибәрер өчен уйлап чыгарылган кайбер уңайлыкларның тискәре йогынтысы да була. Шул ук интернет, мәсәлән. Татарстан бүген зур тизлекле интернет белән тәэмин ителгән. Сер түгел, виртуаль дөньяда сыйфатлы контент – рус телендә. Бу да үзенең эшен эшләде. Шул ук вакытта мәктәпләрдә хәл кискенләште. Нәтиҗәдә балаларның аралашу теле – русча. Без исә кечкенә чакта урамда татарча аралаша идек. Руча белми идек тә әле.

– Күптән түгел “Шомбай” фестивале үтте, нинди нәтиҗәләр ясалды?

– Театрга килеп кергәч тә, шушындый фестивальнең үтүе шәхсән үзем өчен дә бик әйбәт булды. Чын мәгънәсендә бөек режиссерлар белән таныштым. Евгений Ибраһимов, Владимир Бирюков, мәсәлән. Башкаларның нинди уйлар белән яшәгәнен аңладым, аларның иң әйбәт спектакльләрен карадым. Нәтиҗәсе озакламый күренер. Безнең театраль лаборатория оештыру уе да, иң кызыклы режиссерларны үзебезгә чакыру нияте дә бар.

– Яңа елда курчак театрыннан нәрсә көтәргә?

– Гадәттәгечә спектакль һәм чыршы бәйрәме булачак. Татар балалары өчен аерым проект та әзерләдек. Башта аны Яңа ел бәйрәмендә тәкъдим итәрбез дип уйлаган идек, ләкин хәзер аерым оештырырга булдык. Ул – балалар өчен татарча дискотека. Тамашачыда кызыксыну уятса, аны атнага бер тапкыр үткәреп булачак. Дискотека өчен өр-яңа җырлар язылды, уеннар уйланыла. Без аны 6 яшьтән 10 яшьлек балаларга дип планлаштырган идек. Хәер, шул ук җырларны 3 яшьлек улым да рәхәтләнеп җырлап йөри.

Курчактан биздерү – баланы могҗизадан аеру 

Рәссам Екатерина Спиридонова курчакларга ничек итеп җан өрүләре турында сөйләде. Хәзер биредә Яңа ел спектакленең геройларын иҗат итәләр. Спектакль тулаем 12 декабрьдә әзер булачак. Ул Илгиз Зәйни әсәре буенча “Сны Диснея” спектакле. Әлеге тамаша рус телендә барачак. Рәссам сүзен бер курчакка күпме кешенең көче керүен аңлатудан башлады:

– Курчаклар уртача бер ай тирәсе әзерләнә. Шушы вакытка сыешыр өчен бер курчакка рәссам-куючының, аерым детальләрне ясаучы тагын өч рәссамның, аның кулларын, күзләрен һәм башка әгъзаларын хәрәкәткә китерүче өч конструкторның, киемнәр тегүчеләрнең көче керә. Шуңа күрә бер айда без барлык курчакларны, декорацияне корып бетерәбез. Детальләр агачтан, төзелеш кибетләрендә сатылучы материаллардан әзерләнә. Без бүген “Сны Диснея” спектакле геройларын иҗат итәбез. Чама белән курчаклар бер айда әзерләнеп бетә. Геройны алдан әвәлибез, аннары аның папье-машесы туа, шомартыла, механикасы ясала. Еш кына бер үк геройның берничә курчагы иҗат ителә.

– Нинди курчакка иң күп көч китә?

– Марионеткага. Аның бөтен детале агачтан ясала, аннары махсус җепләр белән асмага асыла. Ясау да авыр, хәрәкәткә китерү дә зур осталык таләп итә. Курчактан кеше хәрәкәтләрен ясатып кара әле син!

– Курчаклар кулланыштан төшеп бара, диләр…

– Ә без, киресенчә, сакларга тырышабыз. Ничек кенә булса да, балаларның сәхнәдә курчакны күрәсе килә. Бигрәк тә кулга киелә торган пирчәткәле курчаклар ошый нәни тамашачыга. Балалар актерларны күрми һәм курчакны җанлы дип уйлый. Менә шушы самимилекне югалтмаска иде.

– Сезнең эштә иң кыйммәте нәрсә?

– Иң кыйммәтлесе – безнең кулларыбыз. Монда бар да кулдан ясала. Бер генә җиһаз да кул эше хакы кадәр тормый.

“Әлфия” – иң масштаблы спектакль 

Баш рәссам Сергей Рябинин белән дә сөйләштек. Ул “Әлфия”не иң масштаблы спектакль дип атый. Аңа 30 курчак әзерләнгән булган. Шуның 18е – төрле яшьтәге, төрле образдагы Әлфия, икесе – Илһам Шакиров.

– Әлфия курчаклары бер-берсеннән холык-фигыле белән дә аерыла. Кайсында – яшьлек дуамаллыгы, берсендә – хастаханәдә яткан чагы, 14 яшьлек, 35 яшьлек чакларын да иҗат иттек. Әлфияне аңлар өчен, истәлекләр китабын укыдым, җырларын тыңладым, аннары гына эшкә керештем. Кайчак бик матур курчак туа, ләкин аны режиссер алмый. Бу спектакльдә дә шундый курчаклар булды. Мин аларны музейга куям, үземдә саклыйм. Курчаклар төрле системада ясалды. Планшет курчаклар бар, таяклы, пирчәткәлеләре дә байтак.

Татарга курчаклар ятмы? – подзаг.

Әлеге сорауны театр директоры Роза Яппаровага бирдек. Кырык ел гомерен балалар белән эшләүгә багышлаган, “Әкият” бинасын төзүне башлаган җитәкче үзе дә бу хакта еш уйлана икән.

– Курчак театрында һәр спектакль бик зур хезмәт таләп итә. Дөресен әйтик, быел Яңа елга спектакль әзерләргә җитешмәбез дип тә уйлаган идек. Илгиз Зәйни, өлгерәбез, диде һәм эшкә дә кереште. Татар спектакленә тамашачы җыю җәһәтеннән дә төрле уйларыбыз бар. Әйтик, иң кечкенә балалар өчен мендәрчекләрдә татарча спектакль оештыру ниятебез бар, – ди Роза Яппарова. – Татарга курчак театры, гомумән, соң кергән ул. 1934 елда театр оешкан, 1937 елда гына Рокыя Хәбибуллина һәм Фуат Таһиров татар телендә “Кәҗә белән сарык” әкиятен чыгара. Курчаклар ясау дин буенча да тыелган. Шуңа күрә бу юнәлеш чагыштырмача яңа диясем килә. “Әлфия”гә тамашачы килерме икән, дип үзем дә борчылдым. Зурлар өчен элек тә спектакльләр чыгарган булды. Заманында  Чыңгыз Айтматов әсәре, Зөлфәт пьесасы буенча “Гасырдан озын бу көн”, Юныс Сафиуллинның “Кыямәт көне”, Рабит Батулланың “Өйләнер чак” спектакльләре бар иде. Көндез балаларга уйнасак, кичен зурлар өчен спектакльләр куя идек. “Әлфия” тамашачының мондый спектакльләргә сусавын күрсәтте. Димәк бу юнәлештә дә эшне дәвам иттерергә кирәк.

Күзгә күренмәгән геройлардан курчакларга җан өрүче актерлар белән киләсе язмаларда таныштырырбыз.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*