tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курган өлкәсендә ветераннарны хөрмәтләделәр
Курган өлкәсендә ветераннарны хөрмәтләделәр

Курган өлкәсендә ветераннарны хөрмәтләделәр

9 нчы май көнне Курган өлкәсендәге Өчкүл (Трехозерки) авылында Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг үткәрелде, дип хәбәр итәләр  Курган татарлары социаль челтәрдә. Чара “Үлемсез полк” йөреше белән, Үзәк урамнан башланып китә.

Бәйрәмдә татар телендә җырлар, шигырьләр яңгырый. Татар һәм башкорт биюләрен дә башкаралар.

Форсаттан файдаланып, авылны төзекләндерүгә өлеш керткән кешеләргә Өчкүл авыл җирлеге башлыгы Фәткулла Иксанов рәхмәт хатларын да тапшыра. Бәйрәмне оештыручыларга татар мәдәнияте үзәге исеменнән, шулай ук хатлар тапшырыла. Алар- Рәйсә Газизова, Фәткулла Иксанов, Диләрә Иксанова, Нурзия Зәйнетдинова, Ирина Зәйнетдинова.

Җиңү көненә багышлап оештырылган чара, артистлар чыгышы белән дәвам итә. Бәйрәмгә җыелучылар солдат боткасы һәм кайнар чәй белән дә сыйлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*