enrutat
Баш бит / Курган өлкәсендә яшәүче Марат:“Сезнең гәҗитне укып, татарча сөйләшергә өйрәндем”
Курган өлкәсендә яшәүче Марат:“Сезнең гәҗитне укып, татарча сөйләшергә өйрәндем”

Курган өлкәсендә яшәүче Марат:“Сезнең гәҗитне укып, татарча сөйләшергә өйрәндем”

Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр 9-16 сентябрь көннәрендә, махсус вагон яллап, Казаннан Томскига барып, шәһәр татар бистәләренә багышланган зур конференция уздырып кайтты. Вагондагы 54 кешенең һәрберсе турында аерым язарлык.

Курган өлкәсенең Звериноголовка авылында яшәүче Марат Борһанов башкалардан ни ягы белән аерыла дисезме? Аның сөйләм теле шактый үзенчәлекле: әкрен һәм китапчарак. Әңгәмә шуның сәбәпләрен ачыклаудан башланды.

– Мин элек татарча аңламый да, сөйләшми дә идем. 2013 елны өебезгә “Ватаным Татарстан” газетасын яздырып ала башладым. Нигә дисәгез, газетаның җомга санын Курганда эшләгәндә, “Әллүки” дип аталган вакытта ук күргәнем бар иде. Башта сүзлек сатып алдым. Газетаны сүзлек ярдәмендә укыйм. Тарихи, мәдәни темаларга язылган мәкаләләр бик ошый. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез хакында укырга яратам. “Яңа Гасыр” телетапшыруларын карыйм. Аны карап-тыңлап телемне шомартам.

– Әти-әниең белән яшисеңдер?

– Берничә ел элек әти-әнием мәңгелеккә китте. Берүзем генә яшим. Миңа кырык тугыз яшь. Әле өйләнмәгән. Мәктәпне бетергәч, туганнарым кебек мин дә Курганга киткән идем. Заводка слесарь булып урнаштым. Әти-әнием авырый башлагач, авылга кайтып, аларны карадым. Авылдан беркая да китәргә уйламыйм.

– Бер татар кызын алып кайтырга кирәк инде.

– Татар кызлары юк шул бездә. Кызлар – урыс егетләренә кияүгә чыгып, егетләр урыс кызларын алып, урыслашып бетте. Биш бала үстек. Гаиләбездә урысча сөйләшә идек. Абыем, сеңелләрем урыслашып бетте. Татар өчен катнаш никах ул – фаҗига. Ни кызганыч, шуны аңламыйлар.

Хәзер авылыбызда утыз-кырык татар бардыр. Звериноголовка – урыс авылы, район үзәге. Районыбызда бер татар авылы да юк. Унтугызынчы гасырда мондагы татарларның саны утыз проценттан арткан, өч кешенең берсе татар булган. Бу җиргә бабаларыбыз 1760 – 1780 елларда килеп урнаша. Казахстан, Урта Азия, Кытай белән сәүдә итү юлында урнашкан авыл була бу. Татар сәүдәгәрләрен шул җәлеп итә.

Тора-бара шушы сәүдә кәрван юлының бер үзәгенә әйләнә. Сугышка хәтле башлангыч мәктәп, мәчет эшләп торган, “Йолдыз”, “Ялкын” дигән колхозлар булган. Мәктәп ябылгач, урыслашу бик нык көчәйгән. Мәчет, мәктәп булмагач, татарга җыелыр урын калмады. Пенсионер абый-апалар азрак белә-белүен. Әмма бер сүзе татарча, икенчесе – урысча. Югыйсә заманында бездә үзешчән татар театры да эшләгән. Бу хакта Казаннан килгән Әхмәт Абдулла дигән кеше язып та чыккан.

Егерменче гасыр башында төзелгән ике катлы таш мәчетебез бик нык булып чыкты. Түбәсен ябып, бераз төзекләндерсәң, әле ул бүген дә эшләрлек. Тик моңа алынырлык бай кешеләребез юк.

– Үзең кайда эшлисең?

– Бездә тулаем диярлек эшсезлек. Шуңа күрә күпләр күчеп китү ягын карый. Карап торган бер мәктәп бар. Хастаханәне яптылар. Фельдшерлык пункты гына калды. Районда өч фермер бар. Аларның берсе – татар. Тик ул инде урыслашкан, татарлыгын белергә, танырга теләми. Мин үзем шабашка булса, чакырсалар, барып эшлим. Дөрес, тавыкларым бар, сыер, сарык асрыйм.

– Син сәфәргә чыгып киткәч, сыер-сарыкларыңны кем карый?

– Бездә алтмышлап казах бар. Язын малларыбызны ярты елга аларга биреп торабыз. Алар көтә. Казахлар ат, сыер, сарык асрап көн күрә. Мал асрыйм дигән кешегә, бездә мөмкинлекләр күп. Далада үлән җитәрлек. Тавыкларга җим, су салып калдырдым. Бер атна гына түзәрләр.

– Мәчет булмаса да, мөселманнар бардыр бит?

– Мулла вазифасын башкаручы бер татар кешесе – сиксән яшьлек Габделәхәт бабай бар. Аның өендә җыелабыз. Җомга намазына без икәү, тагын өч-дүрт казах килә. Ураза, Корбан бәйрәмнәренә дә – шушы биш-алты кеше. Муллабыз татарча яхшы сөйләшә дә бит. Якында яшәмәгәч, сирәк күрешәбез.

– Муллагызны алыштырырга кеше кирәк булачак. Казанга килеп, мәдрәсәдә укырга теләмисеңме?

– Юк. Мин инде авылдан беркая да китмим. Динебезне, Коръәнне яхшы гына белгән бер-ике казах бабае бар. Шулардан берсен сайларлар. Мин – Звериноголовканың соңгы татары. Мин мәңгелеккә китсәм, үзен татар дип йөрүче берәү дә калмастыр. Дөрес, күрше-тирә районнарда милләттәшләребез бар. Аларга мондый фаҗига янамый әле.

Рәшит Минһаҗ
vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*