tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курганда Татар утары булдырылачак
Курганда Татар утары булдырылачак

Курганда Татар утары булдырылачак

Курган өлкәсе Татар конгрессына Курган шәһәре территориясендә Татар милли утары булдыру өчен арендага җир биләмәсе биреләчәк. Бу хакта өлкә губернаторының боерыгы чыккан.

Татар ихатасында татар халкының тарихи көнкүреше чагылачак, анда өй, мунча, сарай һәм башка объектлар урнашачак. Ул татар халкының милли тормышын күрсәтеп торачак, татарларны да, туристларны да җәлеп итәчәк. Шулай ук ул татар эшмәкәрләренә бизнес эшләү мөмкинлеген бирәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*