tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курск бәрелешеннән аяксыз кайткан Гани Нәҗипов: «Сызлануларга ничек түздем икән…»
Курск бәрелешеннән аяксыз кайткан Гани Нәҗипов: «Сызлануларга ничек түздем икән…»

Курск бәрелешеннән аяксыз кайткан Гани Нәҗипов: «Сызлануларга ничек түздем икән…»

«Бал кортлары аерырга җыена, вакыт тыгызрак, мәшәкатьлерәк әле», – дип кисәтеп куйса да, Гани аганың төпчек улы Газинур абый без килүгә каршы төшмәде. Кереп исәнләшүгә, Гани абый бәйнә-бәйнә үз язмышын сөйли башлады. Сөбханалла, хәтере яхшылыгына исең китәр. Үзәгеңә үтсә, мәңгелеккә җуелып кала: Гани абый да күп кенә фактларны нечкәлегенә кадәр җентекләп сөйли. Курск дугасындагы сугышта ул өч җирдән яраланган була.

Гани абый барлыгы алты көнгә сузылган «Цитадель» операциясендә катнаша. Ул вакытта немец частьлары зур ыргылыш белән алга омтыла. Алты көн дәвамында совет сугышчысы батырлык һәм каршылык күрсәтеп, дошман планнарын җимерә.

Моннан нәкъ 77 ел элек, 1943 елның июль–август айларында, Бөек Ватан сугышының иң тарихи бәрелешләренең берсе — алты меңнән артык танк катнашында Курск дугасындагы сугыш булып уза. Гани абый шушы бәрелешнең тере шаһите. 1943 елның 1 гыйнварыннан 1926 елгы егетләрне фронтка озата башлыйлар, алар арасында 17 яшьлек Гани дә була. Ул сугышка киткәнче урман чыгаруда эшли. Әтисе 55 яшендә үк вафат булганлыктан, яшүсмер Ганигә тырышып-тырмашып колхозда эшләргә туры килә.

— Шәмәрдән ягында урман кисә идек, Мөндешкә агач чыгардык. Урманнан станциягә ял итәргә кайткан идек, карасак – безне ат көтеп тора, сугышка алалар дигән хәбәр килде. Шунда эшләгән дүрт егетне алып киттеләр. Аланнан өчәү идек, тагын күрше Салавычтан бар иде. Сугышка киткәнче үк, иртәме-соңмы барыбер безгә чират җитәчәген аңладым.

Районнан 15ләп егетне җибәрделәр. 4 гыйнварда хәрби комиссиягә куйдылар. 10 гыйнварга дип повестка биргәннәр иде, 7сендә үк чакырып алдылар. Бик суык вакытлар иде. Ике-өч көн Арчада тоттылар да, Канаш дигән җиргә алып киттеләр. Канашка бер армия ялга кайтып туктаган, шуңа резерв кирәк булгандыр. Шөкер, унбишебез дә бер полкның беренче батальонына тупландык.

Кече командирлар әзерләү курсларында өйрәнүләрдә катнаштык. Биш-алты ай шулай укыдык та, безне Курскны азат итү операциясендә катнашырга озаттылар. Сталинградка да, Ленинградка да кертмәгәч, немец соңгы оборонасын шунда төзегән булгандыр инде.

Юлдан өч эшелон рәттән 10-15 көн барган кебек булам. 1 август көнне, бу Курскиның станциясе була инде дип, безне туктаттылар. Җәяүләп урман полосасына таба кузгалдык, бер җиргә урнашып, окоплар казыдык. 12 сентябрьгә кадәр сезнең төп бурыч: «унөченче» биеклекне алырга диделәр, җиде танк, артиллерия ярдәм итәчәген әйттеләр. Кулга винтовка тоттырдылар, аркадагы янчыкта патроннар, мина, гранаталар. 12 сентябрьгә кадәр Курскины азат итү сугышында катнаштым. Полтава юнәлешендә хәрәкәт итәбез. 2-3 чакрым ераклыкта безнең кулдагы авыл күренеп тора.

12 сентябрьдә иртүк яңгыр яуды. Ашап килешкә, комбат, солдатлар ничегрәк анда, дип сорый. Минем передовойдан килгәнне белә бит инде. Мин әйтәм, ятып торалар. Без хәзер немецларга һөҗүм итәчәкбез, бүген аларны урманнан куып чыгарырга, юк итәргә кирәк, ди. Без аларны кичтән авылдан куып чыгарып, урманга керткән идек инде. Төнлә яңгыр яуды бит, ракеталар җибәреп, немецларны куркыттык. Сугышта иң куркыныч мизгелләрнең берсе шул: кара-каршы сугышу – бер нәрсә, тегендә качып торганын эзләп табарга кирәк бит аның.

Комбат солдатларны барлап, окопларны карап чыгарга кушты. Шулай итеп, кулга ракетница пистолет тоттырды. Сигнал ракетасы белән «уррра» дип кычкырып, һөҗүмгә барасың, үзең дә шунда катнашасың, диде комбат. Кухняда 80ләп кеше ашаган инде анда, диделәр. Кухняда ашаган кешенең исәбен дә алып торганнар икән. Киттем шуышып окопларга, солдатларга хәбәр таратырга.

Мин җайлырак урынны, урман кырыенда ачыграк һаваны туры китереп, сигнал ракетасын беләккә салдым да, шул юан пистолеттан атып җибәрүгә, сул кулым да, пистолет та төшеп китте. Бөкерәйгән идем, паразит снайпер фашист агач башыннан аркама аткан, күрәсең. Ә аркадагы капчыкта танкка каршы граната, ярты буханка ипи, әзрәк чапкан тәмәке дә бар иде. Аркага аткач, бер-ике метр читкә сикердем, урынны күчерергә кирәк бит. Әле дә ярый, пуля янчыктагы ракеталарга тимәгән, юкса, шартлап, янып үлүем дә ихтимал булган.

Берзаман аякка күсәк белән бәргән кебек булды. Аякка пыяла кыйпылчыгы эләккәнме, пулямы — анысын белмим, кан ага башлады. Кул берәү генә бит инде, икенчесе яралы, арка да яралы, шуның белән сугыш бетте инде миңа, — дип сөйли Гани абый.

«Берничә тапкыр үлемнән исән калдым»

Шуннан комбат кушуы буенча ике солдат аны плащ-палатка белән өстерәп, күтәреп, читкә чыгарып куйган.

— 20-30 метр җирдән өстерәлеп кайттым әле, шинельне салдырып карадылар, терсәк әллә сынган, әллә ватылган — аны белгән кеше юк. Аяк та, кул да яралы бит инде. Аяк кала бит минем, дим тегеләргә. Бүген дә ул авыртуларга, сызлануларга ничек түздем икән дип җавап таба алмыйм. Ходай саклаган мине. Шөкер, берничә тапкыр үлемнән исән калдым.

Берзаман плащ-палаткада утырган вакытта, Бөрбаш егете Динмөхәммәт Хәкимов килеп чыкты. Бу яраларың белән сине кайтарачаклар инде, сәлам әйт анда дип, алга чапты.

Аннары Канашта учебкада бергә булган ике егет носилка тотып узып бара, кичтән зиратта бер яралы офицер калган иде, шуны алырга керәбез, ди болар. Анда кичтән бер кеше калмады, дибез. Әллә аны авылга алып кайтып салган булганнар, белмим… Мине носилкага салдылар, ул арада урманның ачык планында баш очыннан 4-5 снаряд выж да выж оча. Болар мине авылга алып китереп җиткерде. Ә ул урман кырыннан берәр чакрым булгандыр әле, тиз генә бер сарайга тәгәрәтеп диярлек керттеләр.

Кояш баеган вакытта Иванов фамилиялесе рәшәткәләрне кубарып кергән, минем аякны бәйләмәкче була бу. Бәйләргә әйбер тапмадым, ди. Мин әйтәм, капчыкта бинт бар, ал да, өч җиреннән бәйлә, дим. Аякның йөзе тотмый иде инде.

Сарайда тагын бер аңсыз лейтенант та бар иде. Ятабыз шулай, снарядлар да байтак оча, безнең сарайга да төшәрме инде бу, дип куркып яткан мәлдә, сарай каршына бер ат килеп туктады. Безне алырга килгәнме, корал гына китердеме икән дигән уйлар белән ишеккә таба шуыштым. Казак малае безне арбага урнаштырды, тагын берничә яралы бар иде. Кузгалып киттек шулай, барабыз, шул вакытта мин без яткан сарайның түбәсенә ут капканын күреп калдым. Караңгыланды, суык та төште. Җәрәхәтләрдән ыңгырашып, әкрен генә барабыз инде, ат та алҗыган иде, аннары юлы да сикәлтәле бит. Немецлар юл буйлап, танкларга киртә булсын дип, агач түшәгән булган. Яктыра башлагач, бер авыл шикелле җиргә килеп чыктык. Печән кибәне янында безне бушатып, яраларны карый башладылар, — ди Гани Нәҗипов.

«Сызланулардан төне буе елап чыктым»

Госпитальгә ат белән генә барып җитә алмау көн кебек ачык булган. Бәхетләренә, яралыларны ташый торган зур автобус килеп чыккан.

— Миңа исән калуны уйлау мөмкин түгел кебек инде инде. Көн буе диярлек автобуста, өч тәүлек диярлек берни ашамаган-эчмәгән. Безне бер иркен җиргә алып килеп, палаткага урнаштырдылар. Аяк-кулларны сүтеп, яраларны эшкәрттеләр. Аяк бик сызлый иде. Әле аркада да ярам бар минем, дим тегеләргә. Шуннан бер табибка өченче тәүлек бернинди перевязка булмады бит, дим. Өч тәүлек үзебезнең дә йоклаган юк, ди ул.

Шуннан санитарларга мине операция өстәленә салырга кушты. Гипс салдылар аякка, укол кададылар. Татар малае икәнен белгәндер инде, татар хирургы булды, ахрысы. Икенче көнне иртән обход ясарга килгәч, килде дә бу минем янга: «Нихәлең бар, аяк нишли?» – ди. Төне буе елап чыктым, аяк бик сызлый, дим. Чыннан да авыртуга чыдый алмыйча елаган идем.

Обход беткәч, операциягә алып керделәр. Гипсны ярып җибәрделәр. Шунысы хәтердә калган: ике метрлы операция өстәле янына табибларны тезеп куйганнар, бер кечкенә генә ак сакаллы бабай истә калган. Чүкеч моның кулында. Аякка суккалап карады да, «зрәгә аяк киселә бит» дип уфтанып куйды. Өч тәүлек перевязка булмагач, гангрена башланган булган икән. Шулай итеп, аякны кистеләр.

«Тормышны өр-яңадан башладым»

Ноябрь аенда салам җәйгән салкын товар вагонында Уфага алып кайттылар безне. Вагон яралылар белән тулы иде. Уфада 1 ноябрьдән 1944 елның гыйнварына кадәр госпитальдә яттым. Анда протез заводы бар иде, аяксыз 5-6 кеше идек. Яра төзәлгәч, шул культи дип аталган протезны ясатып алып кайттылар миңа. Йөрергә өйрәндем. 1944 елның 15 февралендә генә мине озатучы иптәш белән кайтып җиттем, — ди Гани ага.

Язмыштан узмыш юк. Бик күпләр яу кырыннан әйләнеп кайтмый, ә кемнәргәдер алган яраларыннан инвалид калып булса да, туган нигезләрен, газизләрен янә күрү бәхете насыйп була. Гани Нәҗипов менә дигән гаилә корып җибәрә, аны сыңар аяк белән дә кабул иткән тормыш юлдашы очрый.

— Тормышны өр-яңадан башладым дияргә була. Әтидән калган бура да бар иде, йорт итеп булдырдык, өй тузган иде. Яшим бит әле, исән бит әле мин дип, үземдә ихтыяр көче туплаганымны хәтерлим. Ташлыйм дигәч, тәмәкесен дә, аракысын да ташладым. Ихтыяр көче җиткәндер дип уйлыйм. Ходай миңа биргән гомерен дә, сәламәтлеген дә.

Күрше авыл Салавычның Нәсих бабай кызы Зәйтүнәгә өйләндем. Данлыклы кызлар алар… Кабул итте мине, аңа бер түгел, мең рәхмәт. 1949 елда гына өйләнештек. Өч кыз, өч малай тәрбияләп үстердек, — диде.

Гани Нәҗиповка һөнәр дә табылган. Хуҗалык рәисе соравы буенча, ул умартачылыкта эшли башлый. Ипләп кенә шушы эшнең серләренә төшенә. 1945 елның 9 май көнендә сугыш бетүе һәм Җиңү турында хәбәрне дә ул нәкъ менә умартачылыкта ишеткән. Хәер, Гани ага шәхси хуҗалыгында да гомере буе умарта тоткан. Бүген аның эшен улы Газинур дәвам итә.

Соңрак ул колхозда комсомол секретаре булып сайлана, аннары тегермәнче дә булып китә. 1972 елга кадәр амбар эше аның җаваплылыгында була. Авылда яңа мәктәп салгач, кочегар булып мәктәп котельныена керә. Пенсиягә дә шуннан чыга.

«Моннан да рәхәт тормыш яңадан булмый!»

Гани Нәҗипов яшьләргә үгет-нәсыйхәтләрен дә бирде.

— Яшьләргә үзләрен тәртипле тотып, тормыштан канәгать булып яшәргә кирәк. Хәзер яшәү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Рәхәт тормыш. Моннан да рәхәт тормыш яңадан булмый, — диде ул.

Гани Нәҗипов III дәрәҗә «Дан», I дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» орденнары, «Жуков» исемендәге һәм башка күп медальләр кавалеры.

Гөлнар Гарифуллина

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*