enrutat
Баш бит / «Куш Манара». Реставрациядән зыянмы яки…?
«Куш Манара». Реставрациядән зыянмы яки…?

«Куш Манара». Реставрациядән зыянмы яки…?

«Куш Манара» – Оренбур өлкәсе территориясендә сакланып калган мәчетләрнең иң борынгысы. 1749 елда сәүдәгәр Мәһди Кайсаров акчасына төзелә. Куш Манара – чыннан да тарихи мәчет, Казанда Ислам тыелган елларда ук төзелгән беренче мәчетләрнең берсе.
1934 елда, СССРда барлык дини корылмалар кебек үк, мәчет ябыла. Ике манарасы да сүтелә (Куш – парлы дигәнне аңлата). Ватан сугышы елларында анда госпиталь урнаша. 1946 ел ахырында бина дин тотучыларга кайтарыла һәм сугыштан соң ук Каргалы халкы тарафыннан анда ремонт ясала.

1997 елда мөселман җәмгыяте тарафыннан мәчетнең эчке ремонты башкарылып чыга: иске штукатурканы алыштыру, агарту, диварларны буяу, җылытуны һәм идәннәрне алыштыру. Бу эшләрне башкарырга «Родина» колхозы – рәисе Давлетъяров М.А., эшкуарлар Мусин Р.Р., Аитов Р.М. булыштылар. Тышкы эшләргә: манараларны тергезү, түбәсен, тәрәзәләрен алыштыруга, штукатуркага һәм башка эшләргә акча җитми кала.
Шунысын әйтик, мәчетне реставрацияләүгә дәүләт беркайчан да акча бирми – бина тарих һәм мәдәният һәйкәле булып саналмады. Ә аңа акча күп таләп ителә. Мәчет имамы әйтүенчә, алар 2005 елдан элеккеге губернатор Алексей Чернышевка һәм мәдәният министрлыгына хатлар язганнар, тик һәрвакыт тискәре җавап алганнар. Күрәсең, шул вакытларда аларда мәчеткә тарихи һәйкәл статусына ирешү идеясе туа.
Татар Каргаласы авылының җирле дини оешмасы үз акчасына тарихи-мәдәни экспертизага заказ биреп, аның нәтиҗәләре буенча, 2008 елда мәчет ачыкланган мәдәният объекты дип табыла һәм дәүләт саклавы астына алына. Шуңа карамастан, 2010 елда янә ремонтны финанслаудан баш тарта хөкүмәт. Ә 2013 елда ул вакыттагы өлкә мәдәният министры В.А.Шориков, мәчетнең өлкә дәүләт милке реестрына кермәвенә күрә, бинаны үз акчаларыгызгы ремонтларга туры киләчәк, дип җавап бирә. Һәм шул вакытта җирле дини оешма манараларны тергезү буенча экспертиза проектына үз исеменнән заказ бирә.

Шулай итеп, мәчет җитәкчесе – имам мөстәкыйль рәвештә мәхәллә кешеләре иганәсенә төзекләндерүне башлап җибәрә. Максаты, әлбәттә, яхшы була. Кайсы гыйбадәтханә башлыгы үзенең дини корылмасын мескен хәлдә күрергә тели соң? Черегән агачтан булган ике манара торгызыла, түбәсе яңадан ябыла, тәрәзәләр алыштырыла. Тик тиздән тикшерүчеләр пәйда була һәм имамга карата «мәдәни мирас объектына зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Хөкем эше буенча зыян күрүче булып өлкә мәдәният министрлыгы чыга, гәрчә бина хуҗасыз булып, беркайда да теркәлмәгән булса да. Бәяләү экспертизасы нәтиҗәләре буенча, реставрация объектка 3 миллион сумлык зыян китергән. Имамга 3 миллион сумга кадәр штраф яки 3 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный. Тик ул чакта ул 100 мең сум штраф белән котылып калды.

Әлбәттә, шуннан соң барлык реставрация эшләре туктатылды. 2015 елдан мәчет мәхәллә кешеләре өчен ябык һәм хәзерге көндә дә Мәскәү блогеры-сәяхәтчесе Ва­дим Агеев фотога төшереп алган хәлдә тора. Ул аны «2018 елның маенда Оренбур өлкәсенә сәфәрем турында»гы постында бастырган. Әлбәттә, җирле дини оешма җитәкчелеге дә, мәхәллә кешеләре дә эшнең мондый торышы белән килешергә теләми, бигрәк тә үзенең үҗәтлеге белән танылган татар Каргаласында, һәм мәчетнең тиз арада ачылуын телиләр.

Тарих һәйкәле статусын кулланып та, дәүләттән күпмедер ярдәм ала алмагач, мөган, мәчетне элеккеге статуска кайтарырга һәм ремонт эшләрен башларга карар кылына. Чөнки диварлардан штукатурка куптарылган, ялангач калган кирпечләр яңгыр һәм җилдән тагын да ныграк зыян күрә. Бу законга каршы киләмени? Авыл үзәгендә биш елдан артык, төзелеш лесаларына уралып, басып торган бинаның күренеше дә күзне иркәләми бит. Оренбурлыларга дистәләрчә еллар шәһәрнең үзәк мәйданында, ватык тәрәзәләре белән ыржаеп торган долгострой бина бер дә комачауламаса, каргалылар өчен бу мөмкин түгел, мондагы халык аерым башка оеткыдан…
Һәм менә, 2020 елның 6 авгус­тында Эхо Москвы в Оренбурге радиосының «Персонально ваш» тапшыруында архитектор Станислав Смирнов түбәндәге белдерү белән чыгыш ясый: «Мөселман җәм­гыяте, заказчик буларак, дәүләт богауларыннан котылырга теләде. Бу бинаның тарихи кыйммәтлеге алар өчен авыр йөк. Алар 2013-15 елларда үз белдекләре белән реставрация башларга мәҗбүр булганнар, чөнки дәүләт аларга булышмый» (цитата ахыры).

Россия архитекторлар Берлеге әгъзасы, Оренбурда Хәтер йорты һәм Черный Отрогтагы гаҗәеп гыйбадәтханә проектлары авторы Станислав Евгеньевич үз экспертизасында мәчетне мәдәни мирас объекты дип санамаска тәкъдим иткән булган. Аның фикеренчә, бина чынлыгын, тарихи кыйммәтлеген һәм беренчел йөзен югалткан. Ә мондый төзекләндерүне үткәрергә мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт органының «тулысынча битарафлыгы» мөмкинлек биргән.
Әмма, Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Оренбур өлкә бүлеге җитәкчесе Вера Жидкова моның белән килешмәгән һәм Россиянең Генераль прокуратурасына, Мәдәният министрлыгына хатлар юллаган. Аннан алар Идел буе федераль округының тиешле структураларына төшерелгән.
Инде килеп, Мәдәни мирас объектларының дәүләт инспекциясе эксперт нәтиҗәләре белән килешми, ә Идел буе федераль округы Мәдәният министрлыгы идарәсе Смирновка карата «тари­хи җирлектәге саклау предметы булган объектларны юк итү яки зыян китерү» маддәсе буенча 200 мең сумга кадәр штраф каралган административ эш кузгата…

ИМАМ ФИКЕРЕ
2015 елда реконструкция туктатылганнан соң мәчетнең хәзерге хәле турында Каргалы имамы Халиулла хәзрәт Фәйзуллиннан сораштырып белешергә булдык.
Әйе, ничек туктатылды, шул килеш тора, диде ул. Ике манарасы да төзелеш лесалары белән уратылып алынган килеш, стеналары шәрә кирпечләрдән. Гаетләр, җомга намазлары, бер нәрсә дә үткәрелми. Мәчет ябык килеш тик тора. Аллага шөкер, бездә ике мәчет булгач, халык шуларга йөри, тик алар авыл үзәгеннән читтә, картларга җомга намазына йөрергә авыр.

Өлкәнең Мәдәният һәм тышкы элемтәләр министрлыгы катгый тәлапләр куйды безгә – экспертиза үткәрергә, проект эшләтергә, төзелгән манараларны сүтәргә, түбәне алыштырырга, аннары төзекләндерегә тиеш була махсус лицензияләнгән оешма. Моның өчен 30-40 миллион сум акча кирәк – бу без һәм авылдашлар күтәрә алмаслык йөк. Узган елгы суд карары буенча без болай да 100 мең сум зур штраф түләдек инде.
Имам безгә шаккатыргыч хәбәр дә әйтте:
– Хәзер инде, күптән түгел 14 майда янә килеп тикшерделәр һәм безне Оренбур өлкәсенең мәдәни мирас объектларын Дәүләт саклау инс­пекциясе янә судка бирде, икенче тапкыр. Имеш, штукатурканы яңадан куптарганбыз, мәчетне тарката башлаганбыз, дип. Сакмар районы судында инде ике утырыш булды. Менә дүшәмбе көн 17 августта өченчесе була.

Хәзрәт ачынып, дәүләттән төзекләндерү өчен бераз акча сораган идек, дип сөйләп китте. Мәдәният министрлыгында мәчетне һәйкәл итеп тану өчен сездән гариза кирәк диделәр. Гариза яздык та, шушы кабалага кердек. Ни акча бер тиен бирмиләр, ни төзекләндерергә мөмкинлек. Аннан соң эшмәкәрләр кем кирпеч, кем башка төзелеш нәрсәләре алып килде, үз җае белән төзекләндерүне башладык һәм судка барып каптык. Ярый, мин аңлыйм, хөкүмәт акча бүлеп биреп, ул акчаларны дөрес тоттыңмы-тотмадыңмы икәнлеген тикшерсә. Бер тиен бирмиләр дә, тагын безне гаепле дә итәләр. Хәтта штраф салалар. Әлбәттә, бу гадел түгел инде, дип уфтанды имам. Без үзебез дә борчылабыз һәм үз мөмкинчелекләребез белән бинаны саклап калырга тырышабыз, чөнки ул безгә ата-бабаларыбыздан мирас итеп калган.

– Менә ишеткәнегез бардыр, Каргалыда Федераль дәрәҗәдәге тарихи биналар – борынгы сәүдә рәтләре бар. Алар Федераль әһәмияттәге һәйкәлләр исемлегенә кертелгәннәр. Хәзер алар бөтенләй коелып, ишелеп бетеп бара, түшәмнәре күптән юк инде. Озакламый ташлары да калмас, бары тик “Дәүләт саклавында тора” дигән язуы гына калыр. Мәдәният министрлыгы аларны саклап калу турында берни кайгыртмый. Тагын берничә елдан мәчетебез дә җимерелә баш­ласа, алар безне тагын судка бирәчәкләр, берни дә эшләмәдегез дип. Тагын без гаепле булып калачакбыз, — диде хәзрәт.

Редакциядән: Бәлки дәүләт органнары хаклыдыр да – судларга биргәч, димәк, хаклы саный. Бәлки Каргалы мөселман җәмгыятенең хаталары да бардыр. Алар бит юридик академия түгел, ә гади дини оешма. Нигә соң хөкүмәтебез аларга яхшылап аңлату буенча ярдәм итмичә, әледән әле судларга бирә? Дини оешма бит ул җинаятчель төркем түгел. Диндарларның да, мәдәният минис­трлыгының да миссиясе бер үк – гражданнарда яхшы холык, әхлак формалаштыру.
Менә шундый күңелсез хәл турында язарга туры килде Кар­галы юбилеена. 8 августта Оренбурның яшьтәшенә, Россиядә иң танылган татар авылына 275 яшь тулды.

Фәннур Гайсаров

«Яңа вакыт» газетасы

Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*