tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Күпмилләтле Самара шәһәребездә ”Яктылык” мәктәбе – милләт сакчысы»
«Күпмилләтле Самара шәһәребездә ”Яктылык” мәктәбе – милләт сакчысы»

«Күпмилләтле Самара шәһәребездә ”Яктылык” мәктәбе – милләт сакчысы»

“Яктылык” мәктәбенең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәридә Гомәр кызы ХӘМИДУЛЛОВАның  өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллык юбилеендагы чыгышы.

Исегезгә төшереп үтәбез, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте үзенең 30 еллык юбилеен Самара өлкәсенең татар мил­ли хәрәкәт активистлары кат­нашында, тантаналы җыелыш белән билгеләп үтте.

Тантанага өлкәбезнең барлык районнарыннан, шәһәр­ләрдән, хәт­та Татарстаннан да 250ләп кеше килгән иде. Делегатлар “Финанслар”, “Татар гаиләсе”, “Яшьләр һәм спорт”, “Милли мәгариф”, “Массакүләм мәгъ­лүмат чаралары” һәм “Мәдә­ният” секцияләренә бүле­неп эшлә­деләр. Һәркай­сында төп­ле фикерләр яңгырады, кызыклы тәкъдимнәр кертелде.

“Милли мәгариф” секциясендә  “Яктылык” мәктәбенең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәридә Гомәр кызы ХӘМИДУЛЛОВА кызыклы чыгыш ясады, аны укучыларыбызга да тәкъдим итәбез:

«Безнең күпмилләтле  Самар шәһәребездә ”Яктылык” мәктәбе  – милләт сакчысы, бала җанына милли рух өрүче белем учагы булып тора. Биредә укучыларга иҗади яктан үсү, туган телне, гореф-гадәтләрне, ислам мәдәниятын, халкыбызның тарихын өйрәнү өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрдә «Яктылык» дәрәҗәле мәктәпләрнең берсе. Моның нигезендә, гомумән, мәктәптә тәрбия һәм укыту системасы, эшебезнең нәтиҗәләре мөһим роль уйный. Укучылар саны елдан ел арта (1997 нче елда мәктәпкә 175 укучы укырга килсә, биредә  бүгенгә 565 укучы белем ала).

Ел саен икешәр беренче сыйныф тупласак,  соңгы елларда  исә өч беренче сыйныфка укырга килүче балаларның саны 70тән артып китте. Безнең мәктәптә укырга теләүчеләр шулкадәр күп, тик урын җитмәү сәбәпле, без аларның барысын да кабул итә алмыйбыз.

Мәктәптә Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге кануннарынигезендә укучыларга татар телен туган тел буларак өйрәнү мөмкинчелеге тудырылган.

3 елга бер тапкыр  без мәктәбебезнең татар телен  һәм мәдәниятын тирәнтен өйрәнү статусын раслыйбыз. 2015нче елдан алып,    мәктәптә татар телен укыту буенча  тышкы экспертиза үткәрелә башлады. Татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы фәннәрен укыту мәктәпнең уку планына кертелгән.

22 ел эчендә мәктәптә тату, дус, югары профессиональ белемле, үз телләрен, тарихын, мәдәниятын тирән белүче һәм яратучы укытучылар коллективы оешты. Шушы эшләрнең нәтиҗәсе булып, быел урта мәктәпне тәмамлаган 19 укучының  6-сы   алтын медальгә лаек булдылар һәм бердәм дәүләт имтиханнарын  (ЕГЭны) да  уңышлы тапшырып, бу дәрәҗәгә ирешүләрен тагын бер тапкыр исбатладылар. ЕГЭда укучыларыбыз  төп фәннәрдән, шул исәптән, математикадан да,  югары баллар алу бәхетенә ирештеләр. Бу Самар өлкәсе күрсәткечләреннән күпкә югарырак.  Шул баллары белән алар математика профиль дәрәҗәсендә  укытылган күп кенә  шәһәр лицейларын да узып,  “математика бик көчле укытыла торган 10 уку йорты” исемлегенә керделәр.

«Яктылык»  мәктәбе  укытучылар  коллективы  башкарган барча эшләр дә  мәктәпнең үсешенә юнәлтелгән һәм  алар татар телен, мәдәниятын, гореф-гадәтләрен саклап калу, рухи  мирасны  киләчәк  буынга  тапшыру  максатыннан  эшләнелә. Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки «Яктылык»та укучы күпчелек  балаларның, кызганычка каршы, рус телендә генә белем һәм тәрбия алган әти-әниләре үзләре дә ана телен онытып баралар, ә белгәнебезчә, беренче тәрбия гаиләдән килә бит. Бу юнәлештә гаилә, ата-аналар  белән эшләүгә без бик зур игътибар бирәбез. Әти-әниләр, әби-бабайлар өчен Якшәмбе мәктәбе эшли, атнага 3 сәгать түләүсез татар  теле  һәм “Ислам мәдәнияты” дәресләре үткәрелә. Белгәнебезчә, ата-аналар җыелышларында хәзерге вакытта  күбрәк әниләрне генә күрергә була.  Гаиләдә тәрбия әшләрендә әтиләребезнең авторитетын күтәрер өчен мәктәбебездә дүрт ел дәверендә Әтиләр клубы эшләп килә. Башта әтиләр  безгә куркып кына килсәләр (мәктәптә балаларыбыз әллә начар укыйлар микән, ник безне җыялар икән дип уйласалар), инде хәзер бу  җыелышларны үзләре көтеп алалар.

Без укучыларыбызга белем бирү белән бергә аларда татар теленә, татар тарихына, диненә  һәм мәдәниятына мәхәббәт, горурлану  хисе тәрбиялибез:

– 2-нче  сыйныфтан башлап барлык сыйныфларда да атнага 3 сәгать  татар теле һәм  татар  әдәбияты  укытыла;

– ФГОС (Федераль дәүләт белем бирү стандартлары)  нигезендә татар теленнән сыйныфтан тыш эшчәнлек өчен дә сәгатьләр саны бүлеп бирү каралган. Башлангыч сыйныф укучыларына – “Татар халык авыз иҗаты”, “Татар халкының мәдәнияты”, «Милли көрәш”, “Татар биюләре”, “Татар җыры” курслары кертелгән. Мәктәптә “ОРКСЭ” (“Основы религиозной культуры и светской этики” – “Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика”) нигезендә 4 сыйныфта  дәрес тә, ә 5, 6, 7 сыйныфларда сыйныфтан тыш эшчәнлек кысаларында “Ислам мәдәнияты” өйрәнелә. Шулай ук укытучылар коллективы да бары тик татар милләтеннән генә дип әйтәсе килә, шуңа  татарча сөйләшү татар теле дәресләрендә генә түгел, ә бөтен калган укыту процессында да дәвам ителә.

Алда торучы  зур бурычыбыз: мәктәптән тормышта үз урынын таба алырлык, төпле, заман таләпләренә җавап бирерлек һәм конкуренциягә сәләтле шәхесләрне  укытып һәм тәрбияләп чыгару.

Бездә татар теленә аңлы мөнәсәбәт булдыру буенча да даими эш алып барыла. Мәктәбебездә класстан тыш чаралар системасы булдыра алдык: Өлкәннәр көне, Әниләр бәйрәме, Сәламәтлек көннәре, Боз озату, Сабантуй, Сөмбелә, Өмә-субботник, Гаилә бәйрәме, Ветераннар белән очрашу, Мәүлид бәйрәме һ.б. Бу  бәйрәмнәрдә укучылар яратып  катнашалар, үзләренең чыгышларын карарга мәктәпкә әби-бабаларын, якыннарын чакыралар.

«Яктылык»та шәһәребезнең рус мәктәпләрендә белем алучы  татар балалары арасында татар теле буенча бәйге-олимпиада да уздырыла.

Һәр ел саен татар теле декадасы көннәрендә  дә  шулай ук төрле бәйгеләр, шигърият  бәйрәмнәре уза. Укучыларыбыз әдәби телнең үзенчәлекләренә төшенәләр, телләрен шомарталар. Бу бәйгеләрдә күренекле кешеләребез, язучыларыбыз, шагыйрьләребез белән очрашулар  да гадәткә кереп бара.

Барлык сыйныф укучылары да өлкә күләмендә ел саен уздырыла торган “Татар балалары җырлый”, “Мирас” исемле фестивальдә катнашалар.

Галиәсгар Камал театрының гастрольләре булган чакта, спектакльләрдән соң, мәктәбебезнең Актлар залында укучылар өчен Казан актерлары белән очрашулар уздырырга тырышабыз. Балаларыбыз мондый җыелышларны бик көтеп алалар һәм фикер алышалар.

Соңгы елларда  барлык укучы малайларыбыз да диярлек татар көрәше белән мавыга. Безнең укучыларыбыз милли көрәш буенча Россиянең җыелма командасы составына  да кертелде.

Уңышлы эшләп килгән “Йолдыз” бию театры төрле конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, чит илләргә чыгып, Гран-при исемнәренә, 1,2,3  урыннарга, лауреат исемнәренә лаек булып тора.

2013 елда мәктәптә  милли йола, гореф-гадәтләрне онытмау өчен һәм үз халкыбызның тарихы, мәдәнияты, дине,  көнкүреше белән таныштыру максатыннан чыгып, укучыларның этнографик экспедицияләрдә  йөреп җыйган, әби-бабаларыннан калган җиһазларыннан җыелган экспонатлардан торган  “Мирас” этнографик музее эшли башлады. Шәһәр балалары, кунакларыбыз өчен укучыларыбыз экскурсияләрне 3 телдә алып баралар (татар, рус, инглиз телләрендә).

 Укучылар үзләренең татарча язган иҗади эшләрен Самарда һәм Казанда чыгучы  төрле гәҗит-журнал битләрендә  күреп шатланалар, шуңа аларның  татар теленә булган  кызыксынулары  да арта бара.

Һәр елны  җәйге ял вакыты җитү белән укучыларыбыз ел әйләнәсендә көтеп алган “Болгар – туган тел”, “Без  — Тукай оныклары”, “Агыйдел”, “Милләтебез хәзинәләре”,  ”Дуслык”,  “Сәләт” төбәкара лагерьларга юл тота. Алар анда  яңа дуслар табалар, рәхәтләнеп аралашалар, үзләренең тел байлыкларын арттыралар.

Татар теле – зур үсеш юлы үткән камил телләрнең берсе. “Халык сөйләмендә тел яшәсә, халык үзе яши” һәм без тел мохитен тудыру өчен барлык килгән көчебезне куеп, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Самар өлкәсе мөселманнарының дини идарәсе һәм Самардагы төрле милли иҗтимагый оешмалар ярдәме белән эшләргә тырышабыз».

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*