tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күренекле галимә Илгизә Габделгафарова вафат
Күренекле галимә Илгизә Габделгафарова вафат

Күренекле галимә Илгизә Габделгафарова вафат

Бүген Оренбур дәүләт педагогика университеты укытучысы, галимә, җәмәгать эшлеклесе Габделгафарова Илгизә Мөхәммәтгали кызы арабыздан китте.

1974-1977 елларда ул В.И. Ленин исемендәге МДПИ каршындагы аспирантурада укый, «Социалистик яшәү рәвеше – фәнни коммунизм категориясендә» темасына кандидатлык диссертациясен яклый. 1978 елдан алып 1985 елга кадәр Җәмәгать һөнәрләре факультеты деканы вазифасын башкара. КПСС тарихы һәм политэкономия кафедрасы мөдире (1986-1993), Ватан тарихы һәм социаль-сәяси теорияләр кафедрасы мөдире (1994-1999), социаль-сәяси теорияләр кафедрасы мөдире (2000-2004).

Галимә 250 фәнни мәкаләләр һәм публикацияләр авторы. Халык мәгарифе отличнигы, РФ атказанган югары мәктәбе хезмәткәре.

Илгизә Габделгафарова зур иҗтимагый эш алып барды: Муса Җәлил исемендәге Оренбур халыклары тарихының иҗтимагый институтын төзеде һәм ахыргача аны җитәкләп килде. Күп еллар дәвамында «Евразийские ожерелье» альманахының редакторы, «Этнопанорама» журналының редакция коллегиясе әгъзасы булып торды. “Яңа Вакыт” өлкә газетасын үстерүгә зур өлеш кертте.

Илгизә ханым Бөтендөнья татар конгрессының 2нче һәм 4нче съездлары делегаты булды.

Яшьләрне ватанпәрвәрлек, мәдәният, тел һәм гореф-гадәтләребезне өйрәнүгә һәм саклауга үзенең оптимизмы һәм тормыш энергиясе белән дәртләндерде. Ел саен Оренбур дәүләт педагогика университетының актлар залында, шагыйрь-якташыбыз туган көнендә, студентларны, киң җәмәгатьчелекне, иҗат коллективларын җәлеп итеп, Муса Җәлилне искә алу кичәләре үткәреп килде.

Илгизә Мөхәммәтгалиевна күп еллар дәвамында “Оренбур татар милли-мәдәни мохтәрияте” региональ иҗтимагый оешмасы Президиумы әгъзасы булды. Шактый иҗтимагый өлкә һәм төбәкара чараларны, гыйлми конференцияләрне оештыруда актив катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Илгизә Мөхәммәтгали кызы вафат булу сәбәпле, мәрхүмәнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*