tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең туган көне билгеләп үтелде
Күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең туган көне билгеләп үтелде

Күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең туган көне билгеләп үтелде

2017 нче елның 4 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә мәктәп һәм авыл китапханәчеләре Шәрәфиева Гөлфия, Әхмәдуллина Эльмира тарафыннан Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе якташыбыз Сибгат Хәкимнең (Хәкимов Сибгат Таҗи улы) туган көне уңаеннан «Туган як – мәңгелек моңым» дип исемләнгән әдәби чара уздырылды.

Чарада укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗат казанышлары белән таныштылар. Шагыйрьнең үз тавышы белән сөйләгән аудиоязма тыңланды, презентация күрсәтелде, күргәзмә оештырылды, дип хәбәр итә Әтнә районы Түбән Көек авылында урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*