tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшев декадасы
Күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшев декадасы

Күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшев декадасы

2020 елның 3-16 декабрендә Казанда танылган татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең 120 еллыгына багышланган декада узачак.

Татарстан Милли музее оештырган ункөнлекнең төп максаты — Салих Сәйдәшевнең иҗади мирасын популярлаштыру, аны хөрмәт итеп искә алу.

Декада С.Сәйдәшевның һәйкәленә чәчәкләр куеп искә алудан башлана һәм тантаналы программа белән дәвам итәчәк, Татарстан сәнгать осталары катнашында концертлар, «Гомерем минем моңлы бер җыр иде…» күргәзмәсе, балалар өчен мәдәни-белем бирү программасы һәм башка чаралар үткәрү күздә тотыла.

Facebook, Instagram, Facebook, YouTube социаль челтәрләрдә көн саен онлайн — форматта «Салих Сәйдәшев чорына кайту» дигән махсус проект тормышка ашырылачак һәм #Сәйдәшевка багышланган флешмоб булачак.

Ункөнлек декаданы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында һәм С. Сәйдәшев музеенда «Сәйдәш.Йокысызлык» дип исемләнгән спектакль-лабиринт тәмамлый.

Программада:

3 декабрь 2020 ел

  • 11.00 — С.Сәйдашев һәйкәленә чәчәкләр салу
    Үткәрү урыны: Татарстан ур., 2.
  • 12.00 – Салих Сәйдәшевнең 120-еллыгына багышланган тантаналы программа
    Үткәрү урыны: ТР Милли музее, Кремль ур., 2.

4 декабрь 2020 ел

  • 12.00 – «Без кабызган утлар» дип исемләнгән онлайн-концерт (Вконтакте һәм Instagram челтәрләрендә)

5 декабрь 2020 ел

  • 11.00 – «Салих Сәйдәшев тормышы һәм иҗаты» — музыкаль композиция.
    Үткәрү урыны: ТР Милли музее, Кремль ур., 2.

8 декабрь 2020 ел

  • 12.00 — «Гомерем минем моңлы бер җыр иде…» исемендәге күргәзмәнең ачылуы. Үткәрү урыныН.Ершов ур., 57А, «Сәйдәш» мәдәният үзәге

9 декабрь 2020 ел

  • 14.00 – Музыкаль кунак бүлмәсе   «Балаларга мәхәббәт». С.Сәйдәшевнең балалар өчен иҗат иткән җырлары яңгыраячак
    Үткәрү урыны: Казан ш. Үзәк китапханәсе, Вишневский ур., 10.

10 декабрь 2020 ел

  • 9.00 – «Моңнарымны бирдем халкыма…» дип исемләнгән тематик программа
    Үткәрү урыныБиектау районы, Ибрә ав., Союзный ур., 23, Салих Сәйдәшев Музее

11 декабрь 2020 ел

  • 11.00 – «Салих Сәйдәшев тормышы һәм иҗаты» — электрон-музыкаль композиция.
    Үткәрү урыныИдел буе районының Иҗтимагый саклау бүлеге, Р. Зорге ур., 39

12 декабрь 2020 ел

  • 12.00 — «Сәйдәшевне искә алу» — онлайн әдәби-музыкаль композиция (Вконтакте һәм Instagram челтәрләрендә)

15 декабрь 2020 ел

  • 13.00 – «Барысы да шул моңнан башланды» дип исемләнгән онлайн концерт
    Үткәрү урвныТР Милли музее, Кремль ур., 2.

16 декабрь 2020 ел

  • 12.00 – Хәтер көне. Композитор С.Сәйдәшевнең һәйкәленә чәчәкләр салу
    Үткәрү урыны: Иске-Татар зираты, Пригородный ур.,1.
  • 17.00 – «Сәйдәш. Йокысызлык» дип исемләнгән спктакль-лабиринт
    Үткәрү урыны: С.Сәйдәшев Музее һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, М.Горький ур., 13.

Белешмәләр өчен телефон: +7(843)292-25-07, 292-89-84

tatmuseum.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*