tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күркәм традициягә әйләнгән ифтар
Күркәм традициягә әйләнгән ифтар

Күркәм традициягә әйләнгән ифтар

Тубыл мәчете баш имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сухов, аның урынбасары, тарихи мәчет имамы Фәннүр хәзрәт Казыймов җитәкчелегендә ифтарлар шәһәр мәчетләрендә көн саен үткәрелә.

Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга чакырган Рамазан аенда шәһәребез мәчетләрендә ике йөзгә якын кеше ифтарга җыела. Кичке сигезләрдә халык мәчетләребездә Көрьән аятьләрен укыйлар, бергәләп намазга басалар, дога кылалар, дини вәгазь яңгырый. Җәмәгать белән үткәрелгән ифтарлар турында Фәннүр хәзрәт: “Шәһәребезнең тарихи мәчетендә Зыя Вахид улы Абдуллаев, әзербайҗан диаспоросы рәисе Илһам Аллаһар оглы Панахов, һәм мөмкинлекләре булган татар, чечен һәм башка милләт халкы вәкилләре дин юлында йөрүче шәһәр халкын изге Рамазан ае белән котлап, ифтар үткәрделәр. Алар ихлас ниятләр белән мәчетләребезгә килүчеләргә шәфкатьлелек, игелек, дөньяга тынычлык теләделәр,”-дип сөйләде.

Яңа мәчетебездә ифтарлар көн саен үткәрелә. Монда ике йөзгә якын кеше авыз ача. Онытылмаслык дини чараларда көн саен гореф-гадәтләр буенча әзерләнгән кайнар аш, камыр ризыклары белән шәһәр халкын сыйлыйлар.

Рәсимә апа Габдерахманова:” Хатын –кызларның намаз уку бүлмәсендә үткәрелгән ифтар күңелләрдә онытылмаслык хисләр калдырды. Монда кайнатылган чәйләр, Ислам кануннары буенча пешерелгән ризыклар тәмле, теләкләребез дә уртак. Ибраһим хәзрәт сөйләгән дини вәгазь күңелләребезгә тынычлык бирә, тормыш мәшакатьләре онытыла. Уразаларын калдырмыйча көн саен килгән хатын-кызларга, өлкән яшьтәге әбиләргә сәламәтлек, киләсе Рамазан айларын күрергә язсын дигән теләкләр юллыйм”,-ди.

Хатын –кызларның намаз уку залында ифтар алдында ашка дога кылу, теләкләр юллау, Коръән аятьләрен укуны Айсылу апа Юнусова башкара. Аның сыман уразаларын калдырмыйча мәчеткә ифтарга, тәравих намазларына йөрүче апалар күп. Айсылу Әбделмән кызы: ”Кояш баегач авыз ачабыз. Бергәләп намаз укыйбыз. Мәчетебезгә килгән, дин юлында булган хатын-кызларның, әбиләрнең, барлык мөселманнарның тоткан уразаларын Аллаһы кабул итсен. Һәркемгә иман байлыгы, җан тынычлыгы, шәфкатьлелек телим.

Ифтар үткәрүчеләр, саваплы эшләр башкаручылар Әделхаҗи, Магди, Ринат һәм төрле милләт вәкилләренең теләкләрен Аллаһы кабул итсен. Тубыл мәчетендә үткәрелгән ифтар ашлары оешкан төстә үткәрелә,”-диде. Ифтар мәҗлесләрендә Көрьән аятләрен яхшы белгән мөгаллимә Гүзәлия апа Шамилова, Роза апа Камаровалар ашларга дога кылып, изге гамәлләр башкаручыларга уңышлар теләделәр.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*