enrutat
Баш бит / Күрше генә түгел, кардәшләр без!
Күрше генә түгел, кардәшләр без!

Күрше генә түгел, кардәшләр без!

Бу атнада узачак Башкортстанда Татарстан көннәре ике тугандаш республика арасында бәйләнешләрне яңа югарылыкка күтәрер дигән теләктә калыйк.

Бу атна республика тарихында ике төбәк үсешендә гасырларга уелып калачак вакыйга — Башкортстанда Татарстан көннәре белән билгеләнәчәк. Шушы хакта тиешле боерыкка Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйды. Аерым алганда, 17-18 апрельдә үтәчәк Башкортстанда Татарстан көннәренә ут күрше республиканың Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә зур делегация килүе көтелә. 

Чаралар Башкорт АССРы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узачак. Ике тугандаш республика башлыклары Уфада берничә сәнәгать предприятиесе, Уфа дәүләт нефть техник университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты технопаркларында булачак.

Шулай ук “Татарстан-Башкортстан” бизнес форумын үткәрү планлаштырыла, аның кысаларында “Машина төзү”, “Нефть сәнәгате”, “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Авыл хуҗа­лыгы”, “Энергетика” һәм “Туризм” юнәлешләре буенча “түгәрәк өстәл”ләр үткәреләчәк. Татарстан артистлары катнашлыгында узачак сәнгать осталары концерты исә ике республиканы рухи яктан берләштерүче зур мәдәни вакыйгага әверелер дип көтелә.
Ә инде Башкортстанда Татарстан көннәренең тарихта уелып һәм иң истә калачак вакыйгасы — ул, әлбәттә, Уфада татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу булачак. Мәгълүм булуынча, ул Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршындагы мәйданда урнаштырылды.

Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында оештырылачак башка күпсанлы мәдәни-күңел ачу һәм спорт чаралары — концертлар, күргәзмәләр, милли көрәш буенча команда ярышлары, ике төбәк командалары арасында футбол һәм волейбол матчлары да, әлбәттә, ике тугандаш республика арасында эшлекле һәм рухи-мәдәни бәйләнешләрне һәм дуслыкны ныгытуга хезмәт итәчәк.
Әйтергә кирәк, ике тугандаш республика үсешендә һәм алар арасында эшлекле һәм дуслык бәйләнешләрен ныгытуга юнәлтел-гән шушы югарылыктагы вакый-ганың инде байтактан булганы юк иде. Тарихта 1988 елның 1-2 ию­нендә — БАССРда ТАССР әдәбия-ты көннәре, төгәл тагын бер елдан ТАССРда БАССР әдәбияты көн-нәре үтүе уелып калган. Әдәбият көннәре алдыннан берничә ай дәвамында Башкортстанда —Татарстан әдипләренең, Татарстанда — Башкортстан әдипләренең әсәрләре өлкә гәзитләрендә һәм журналларында номер саен бас­тырыла, әдәбият үсеше мәсьә­лә­ләре буенча берлектә фикер  алышулар, иҗади очрашулар күркәм традициягә әверелә. Бу җәһәттән әдәбият көннәре ике төбәк арасын­да рухи күперләрне үстерүдә генә түгел, башка өлкәләрдә дә дуслык-хезмәттәшлек бәйләнешләрен ныгытуда мөһим роль уйный, әлбәттә.

Яңарак тарихка килгәндә, 2010 елның декабре Уфага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә зур делегация килү белән билгеләнде. Аның кысаларында ике төбәк җитәкчесе “Биатлон” спорт комплексында, Уфа моторлар төзү производство берләш-мәсендә, “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда үткән республиканың төп чыршы бәйрәмендә, Археология һәм этнография музеенда булды, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстанда яшәүче татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Әлеге сәфәрнең мөһим нәтиҗәсе буларак, Республика йортында Башкортстан белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади, фән-техника һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәт­тәшлек турында килешүгә кул куелды.

Сүз дә юк, югарыда телгә алынган дәүләт дәрәҗәсендә күрелгән күпсанлы чараларның ике төбәк арасында эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуда әһәмия­те зур булды. Ә инде Башкортстанда Татарстан көннәрен үткәрү әлеге эшнең логик дәвамы буларак кына түгел, ә бәйләнешләрне бөтенләй яңа баскычка күтәрү өчен тарихи адым буларак бәяләнергә лаек. Бу җәһәттән Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров моңа кадәрге җитәкче­ләрнең ихтыяр көче җитмәгән адымга барып кына калмады, аны тормышка ашыру механизмнарын эшләп, ике төбәк арасында хезмәттәшлекнең яңача үсешенә ныклы старт та бирде.

Хәер, Радий Хәбиров югары вазыйфада тәүге эш көннәреннән үк Башкортстан белән Татарстан арасында тыгыз хезмәттәшлек булырга, алар сәламәт көндәшлек шартларында үсешергә тиешлеген сызык өстенә алды. Әйтик, 2018 елның 20 октябрендә “Россия 1” телеканалына интервьюда Радий Хәбиров Татарстанның аерым өл-кәләрдә соңгы берничә елда алгарак чыгуын билгеләп, “аларның тәҗрибәсен өйрәнүдән һәм үзе-без­дә эшкә кушудан оялырга кирәк-ми”, дип белдерде.

— Байтак еллар дәвамында без янәшә бардык, сәламәт көндәшлек иттек. Мондый көндәшлек фәкать файдага гына иде. Әмма аерым бер чорда без арттарак кала башладык. Шуңа да Татарстандагы алдынгы тәҗрибәне өйрәнүдән һәм үзебездә эшкә кушудан оялмаска чакырам, бер үк вакытта үзебездә дә бөтен илгә таратырлык алдынгы тәҗрибәләр булдыру максаты куям, — диде ул “Россия 1” телеканалы журналисты соравына.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында да Татарстан белән янәшәлек, бер юнәлештә хәрәкәт итүебез, максат-бурычларыбызның уртак булуы сызык өстенә алынды.

— Чыгышымны йомгаклап, республиканың барлык халкын үзебезне төпкелдә яшәүчеләр итеп тоймаска чакырам! Безгә үзебезне хөрмәт итәргә, республикабыз, казанышларыбыз белән горурланырга җирлек бар! Күршеләребез һәм дусларыбыз (Татарстан — ред.) “Без булдырабыз” дип дөрес әйтә. Ә мин исә “Без яхшырак булдырабыз!” — дип әйтергә телим. Безне тормыш дәрәҗәсе буенча узып киткән төбәкләрне куып җитәргә теләсәк, башка чарабыз, чыннан да, юк. Шул чакта гына без илдә алдынгы позицияләргә мотлак әйләнеп кайтачакбыз. — Менә шундый  сәламәт көндәшлеккә корыл-ган һәм яңа офыкларны күз уңын­да тоткан дәүләт стратегиясенә юнәлеш бирде Радий Хәбиров ике төбәк арасындагы мөнәсәбәтләр үсешендә.

Иң мөһиме, Татарстан җитәкче-леге, күрше республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да шушы стратегияне аңлау, хуплау һәм яклау бар. Әйтик, 23 мартта Уфада үткән Башкорт­станның 100 еллыгы тантанасында ул төбәк халкын саф татар телендә ихлас тәбрикләп, республикага якты киләчәк юрады һәм бергә тату яшәү теләген белдерде.

— Башкортстан киләчәктә дә гөрләп торыр, безнең халыкларыбыз дус булыр, бергә-бергә эш-ләргә, яшәргә насыйп булсын! — диде Рөстәм Нургали улы, аерым алганда.
Шөкер, шулай булсын дип әлеге сүзләрне җөплисе генә кала. Ә инде бу юнәлештә билгеләнгән колачлы һәм күпсанлы бурычларны тормышка ашыруда бу атнада үтәчәк Башкортстанда Татарстан көннәренең гаять мөһим чара булачагына шик юк. Һәм ул соңгысы да булмас, дигән теләктә калыйк!

Илдар Фазлетдинов

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*