tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырымда Россия төбәкләрендә иҗат итүче фольклор коллективлары фестивале уза
Кырымда Россия төбәкләрендә иҗат итүче фольклор коллективлары фестивале уза

Кырымда Россия төбәкләрендә иҗат итүче фольклор коллективлары фестивале уза

“Алтын мәйдан-Кырым” Халыкара инклюзив фестивале дәвам итә. Анда Россиянең 43 төбәгеннән 1500 дән артык катнашучы,дип хәбәр итә милләттәшебез, әлеге чарада үзе дә катнашучы Фәрит Гыйбатдинов. Татарстанның шәһәр-районнарыннан гына да 14 коллектив килгән, шулай ук Чувашия, Башкортстан, Мари Эл, Кырым республикаларыннан, Пермь, Тверь, Екатеринбург өлкәләреннән дә татар халкының үзешчән коллективлары катнаша.

Җюри рәисе -Кырым мәдәният министры урынбасары Исмәт Заатов, жюринең әгьзалары Казан мәдәният институты профессоры Алсу Еникеева, төп оештыручысы Гамирә Гадельшина, Чувашиядән мин – Фәрит Гыйбатдинов.

Исегезгә төшерәбез: «Алтын-мәйдан» фестиваль-конкурсы  2019 елның 17-27 август көннәрендә Кырым Республикасында үтә. Бәйге “Вокал”, “Хореография”, “Инструменталь музыка”, “Театрлар” һәм “Декоратив-гамәли иҗат” номинацияләре буенча уза. Анда һәвәскәрләр дә, профессионаллар да катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*