tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырымда татар хатын-кызлары оешмасы бүлеге оештырылды
Кырымда татар хатын-кызлары оешмасы бүлеге оештырылды

Кырымда татар хатын-кызлары оешмасы бүлеге оештырылды

Симферопольда “Кырым Республикасында татар хатын-кызлары тормышының актуаль проблемалары” беренче республикакүләм конференциясе һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Кырым бүлеген гамәлгә кую конференциясе узды.

Чара Кырым инженер-педагогика университетында узды һәм Татарстан Республикасының Кырым Ресубликасындагы Даими вәкиллеге белән Кырым, Идел буе, Урал һәм Себер татарларының “Идел” ассоциациясе тарафыннан оештырылган иде. Конференциядә Симферополь, Бакчасарай, Ялта, Джанкой, Кырым Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары, шулай ук Севастополь делегатлары катнашты.

10419413_703186643062380_7455554642469702016_nҖыелышта катнашучыларны Татарстан Республикасының Кырым Ресубликасындагы Даими вәкиллеге җитәкчесе Илмир Тимергалиев сәламләде һәм тугандаш татар халыкларының, бөтен күп милләтле җәмгыяте хезмәттәшлеген ныгытуда хатын-кызның ролен билгеләп үтте, шулай ук нәкъ менә гүзәл затлар ир-атларны батырлыкка этәрә, диде.

Моннан тыш, конференциядә катнашучылар докладлар тыңладылар һәм гаилә, ана һәм балачак темаларына кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Шулай ук кунаклар алдында кырымтатар җырчысы Мәвилә Мөхтәримова вокал-бию номеры белән чыгыш ясады.

Делегатлар “Идел” ассоциациясе активисты Светланы Алиеваны “Ак калфак” Кырым бүлегенең җитәкчесе итеп сайладылар, шулай ук оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләренә багышланган резолюция кабул иттеләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Кырым Ресубликасындагы Даими вәкиллеге консультанты Искәндәр Әхмәдиев.

“Татар-информ” МА

Фото Фэйсбуктан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*