tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырынкүлдә яңа мәктәп ачылды
Кырынкүлдә яңа мәктәп ачылды

Кырынкүлдә яңа мәктәп ачылды

Төмәндә Кырынкүл (Казарово) микрорайонында 870 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше тәмамланып, Белем бәйрәме көнне биредә зур тантаналы чара узды.

Шәһәрдә бердәнбер этномәдәни компонентлы мәктәпне конфеттидан фейерверк, котлау сүзләре белән ачтылар. Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор, шәһәр башлыгы Руслан Кухарук, Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Карпов, шәһәр Думасы рәисе Евгений Заболотный җылы итеп тәбрикләделәр.

“Минемчә, быелгы Белем бәйрәме аеруча көтеп алынды, – дип билгеләп үтте Төмән өлкәсе губернаторы А.Моор. – Соңгы айларда без барыбыз да гадәти аралашуны сагындык. Бүген барлык педагогларга һөнәрләренә мәхәббәт һәм балаларга бүләк иткән җылылык өчен рәхмәт белдерәм. Ата-аналарга педагоглар белән бергә яңа мәктәптә үзара аңлашу һәм хөрмәт атмосферасы тудыруларын, ә барлык балаларга да уңышлы укуларын телим. Исегездә тотыгыз: тормышта нинди генә максат куйсагыз да, аңа юл мәктәптән башлана”.

Ачылышта яңа мәктәпнең талисманы – игелекле эшләр молекуласы булдырылды. Ул төрле кешеләрнең казанышларын һәм тырышлыкларын берләштерүче символ. Һәр атомда кешеләргә игелекле эшләр кылыр өчен ярдәм итә торган сыйфат бар: дуслык, белем, тынычлык, талант һәм, әлбәттә, хыяллар.

Яңа бинадан тыш, мәктәп ике автобус (моның өчен директор губернаторга рәхмәт белдерде) һәм генераль төзүче – «Стройимпульс» компаниясеннән территорияне чистарту техникасы белән бүләкләнде.

Тантаналы ачылыштан соң рәсми кунаклар өчен яңа уку йорты буйлап экскурсия уздырдылар. Татарларның күркәм традициясе буенча кадерле кунакларны чәк-чәк белән каршы алдылар.

Без алданрак мәктәп төзелеше барышы белән кызыксынырга булдык. Төзелеш урынына килгәч, мәктәп үзенең масштабы белән шаккатырды. Ә мәктәп эченә кергәч, аптырашта каласың, чөнки мондый югары дәрәҗәдә җиһазландырылган мәктәпне мин беренче тапкыр күрдем. Башлангыч сыйныф укытучысы Алинә Ромбаева мәктәп буйлап экскурсия үткәрергә ягымлы итеп теләк белдерде.

Мәктәп төзелеше 2019 елның августында башлана. Булачак ике катлы мәктәпнең гомуми мәйданы 8 меңнән артык квадрат метр тәшкил итә. Хәзер объектта фасадларның эшләре ахырына якынлаша, тирә-юньдәге территорияләрне төзекләндерү дәвам итә. Белгечләр агачлар һәм куаклар утырта, кече архитектура формаларын урнаштыра.

Яңа бина агач мәктәпләрне алмаштыру программасы кысаларында «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төзелә. Төмән өлкәсендә бу программага 32 мәктәп кергән. Кырынкүлдәге 52 нче мәктәп бинасына инде 100 елдан артык. Хәлләр катлаулы булган, анда спорт һәм актлар залы юклыгы күп кыенлыклар тудырган, елдан-ел үсә барган районда балалар тугызынчы сыйныфка кадәр генә уку да сөенечле хәл түгел. Быел мәктәп тарихында беренче тапкыр озак көтеп алынган 10 сыйныф ачылачак һәм анда 30 укучы кабул ителәчәк. Башлангыч мәктәптә биш беренче сыйныф ачылачак. Балалар укуларын заманча, матур бинада башлаячаклар. Биредә барлык уңайлыклары булган иң яхшы технологияләр буенча төзелгән класслар сыйфатның барлык стандартларына җавап бирә. Һәр сыйныф уникаль стильдә булдырылган һәм интерьер өстендә дизайнер эшләгән. Мәктәп интерьерында этномәдәни компонент саклана. Җиһазландырылган татар теле кабинетында «Мәгариф» милли проекты җиңүчесе, филология фәннәре кандидаты Халидә Кирамова укытачак. Мәктәп уку һәм тәрбия блокларыннан торачак, анда башлангыч һәм өлкән сыйныфлар өчен кирәкле барлык фәннәр кабинетлары һәм спорт чаралары өчен 270 квадрат метр мәйданлы спорт залы, административ бүлмәләр, медицина блогы һәм хезмәт дәресләрен үткәрү өчен уку остаханәләре урнашачак. Биредә шулай ук китапханә, 220 кешелек актлар залы һәм 130 урынга исәпләнгән ашханә планлаштырылган.

Мәктәп директоры, шулай ук биология һәм химия укытучысы, 21 ел хезмәт стажы туплаган Алевтина Манкаева Кырынкүл халкы исеменнән проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моорга рәхмәт белдерде. «Яңа мәктәп ачылу белән укытучылар коллективы да яңарды. Мәктәптә барлыгы 30 укытучы эшләячәк. Быел без югары белемле педагогик составны (ике фән кандидаты, ике мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре, югары категорияле укытучылар бар) Төмән дәүләт университетының 3 дипломлы белгече (башлангыч сыйныф, инглиз теле укытучысы һәм физкультура укытучысы) белән тулыландырдык. Кырынкүл микрорайонында мәктәп ачылу – чираттагы әһәмиятле вакыйга. Балалар мәктәпкә белем алырга килсеннәр, ә кирәкле шартларны без тәэмин итәчәкбез. Шулай ук Төмән өлкәсе татар теле һәм әдәбияты укытучыларын безнең мәктәп базасында оештырылачак семинарларда күрергә шат булачакбыз», – диде Алевтина Зиннәтулла кызы үзенең шатлыгын уртаклашып.

Ләйлә Мадьярова

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*