enrutat
Баш бит / Күз нуры сибеп
Күз нуры сибеп

Күз нуры сибеп

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессы татар
хатын-кызлары оешмасы «Ак калфак» тарафыннан һәр регионга үз төсе итеп
сөлге чигеп тапшырырга тәкъдим ителгән иде.
Үз төсе нинди була соң ул? Киров өлкәсендә татарлар күпләп аның
көньягында яши. Без Татарстан белән чиктәш, шул ук Казан татарларына
керәбез. Әйтик, чигү үрнәкләребез Свердлау өлкәсенең данлыклы Әрәкәй
авылыныкы кебек аерылып тормый. Шул уңайдан өлкәнең төнь- ягында яши
торган Нократ татарларыннан булган Наилә ханым Мосуновага мөрәҗәгать
иттем. Наилә ханым Кировның үзендә яши, Киров өлкәсе татарлары
конгрессының  хатын-кызлары канаты булган “Ак калфак”ның Киров шәһәре
бүлеген җитәкли.

– Минем сандыктан әниемнән калган егермеләп чиккән сөлге саклана, — диде
ул. – Кияүгә чыкканда безнең якта сөлгеләрне бирнә итеп чиккәннәр,
аларның саны ике дистәдән артыкка җиткән. Үрнәкләрен фотога төшереп
җибәрә алам.
Шундук бер-бер артлы смартфонга берсеннән-берсе матур сөлге чигү
үрнәкләре килә башлады. Нократ татарлары шадра сөлгеләрендә, шакмаклы
итеп тукылган сөлгене безнең якта шулай диләр, гади генә бизәкләр белән
рәттән шактый катлаулылары да бар. Чалыштырып чигү өчен төрле төсләр
сайлаганнар, безнең якта бик очрамый торганы бар. Мәсәлән, көрән белән
күк зәңгәрдән генә торганы да бар. Аңлашыла, басуларда очрый торган күк
чәчәк чигелгән. Җете кызыл белән җете яшелдән торган безнең як бизәкләре
янында бу үзгә тора, басынкырак димме. Болай итеп төс сайлый белүне мин
нечкә зәвык дип тә атар идем, бүген әлеге ике төсне аралаштыру актуаль.
Шадра сөлге ул борынгы сөлге түгел, элек кулланышта үзләре тукыган
киндер тукыма булган. Бездә андыйны тастымал дип йөртәләр. Чигелгән
борынгы тастымал үрнәген берничә ел элек Малмыж тарих музеенда күргән
идем, фотога да төшереп алган идем кебек. Миндә төрле вакытларда, төрле
җирләрдә төшерелгән ул фотоларның саны юк дияр идем, бәхеттән, Малмыж
музеенда төшерелгән фото табылды.

Аны күрүгә, Киров өлкәсе татарлары төсе итеп шушы тастымал үрнәге
бирергә кирәк дигән фикергә килдем. Тамбурлап чигелгән бизәк данлыклы Казан сөлгеләренә тартым, төсләр сайланышы иң нечкә зәвыклы кешеләр дә сүз әйтә торган түгел. Төсләрнең һәрберсе берничә чагылышта, алар бер-берсен тулыландырып сиздерми генә икенчегә күчәләр. Яшел чагылышын әфлисүн төс, шәмәхә чагылыш белән куллану, гомумән, зур осталык сорый. Белмим, музей фонд- ларына бу
тастымал каян килгәндер, әмма аны чиккән кеше үз эше остасы булган.
Инде алга кем чигеп бирер соң дигән сорау килде. Әлбәттә, Түбән Шөн
авылында яшәүче Рәүфә ханым Абдуллина. Башка кул осталарыбыз да бар,
әмма Рәүфә ханым кебек кеше сирәк кенә дә түгел, юк ул! Аның өендә кул
эшләре музеенда кебек йөрисең. Ул ясаган әйберләр, чиккән өлгеләрен
күреп, бөтен кеше шакката. Соңгы вакытта төрле брошькалар белән мавыга
башлаган. Аларның һәрберсе сәнгать әсәре дияр идем!
Рәүфә ханыма гозеремне белдергәч, ул  тамбурлап чигеп караганым юк дип
җавап бирде, әмма борынгы сөлге үрнәгенең ни дәрәҗәдә матур икәнлеген
күреп, чигеп карарга булды.

Тамбурлы чигүгә килгәндә, “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышларының
берсендә, без, йөзләп хатын-кыз өчен остаханә оештырылган иде. Кич
тотынган идек, төн утырып чиктек дияргә була. Безне махсус ыргаклы энә
белән өйрәттеләр, бу Әрәкәй авылы чигеше. Шәхсән үзем кечкенәдән гади
тегү энәсе белән чигү алымын беләм, бездә аны чылбырлы чигү диләр. Килеп
чыгышы шул ук тамбурлы чигү. Үз белгәнемне Рәүфә ханымга күрсәттем, ул
да гади тегү энәсе белән чигәргә булды.
Рәүфә ханымны юкка гына тиңнәре булмаган кул остасы димәдем, ул чиккән
борынгы тастымал үрнәге искиткеч матур булып чыкты.
Казан, кабул ит күз нуры сибеп чиккән Киров татарлары бүләген!

Шәмсия ХӘЛИМОВА.

«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*