enrutat
Баш бит / «Күзләрең кирәк булыр…»
«Күзләрең кирәк булыр…»

«Күзләрең кирәк булыр…»

Сугыш беткәч, дөнья җиңел сулап куйгандай булгандыр, мөгаен. Әмма еллар буе тилмереп көткән җан тынычлыгы да, тормыш итәр өчен җиңеллек тә бик озак килмәде шул әле… Авыз тутырып ипи ашау өметләре дә юкка чыкты, өстән сәләмәләр дә төшмәде. Моның хәзер бик җитди, инде тарих битләрендә урын алган сәбәпләре дә билгеле. Кайберләрен генә булса да искә төшерү урынлы булыр дип саныйм.

Бу елларда атом бомбасын төзүгә киткән чыгымнар халык җилкәсенә авыр йөк булып төшә. Белгечләр бу чыгымнарны ике сугыш бәясе хәтле (!) дип исәплиләр икән.

Социалистик лагерь төзү максатыннан Европа илләренә күрсәтелгән ярдәмне дә һич тә онытырга ярамый, гәрчә ул илләрнең халыклары бу ярдәмне хәзер искә алырга теләмәсләр дә. Польша, Венгрия, Чехославакия һ.б. илләргә меңнәрчә тонна ашлык, мөгезле эре терлек, тормыш өчен, халык хуҗалыгын торгызу өчен кирәкле күпме җиһазлар озатылган бит ул елларда.

Әйтеп үтим, мин 1989 елда Минск университетында алты ай буе партия тарихын укыту буенча белемнәрне күтәрү курсларында укыдым. Музейларында булганда игътибар итеп гарьләндем: Татарстан Белоруссиягә ярдәм йөзеннән бер мең ярымнан да артыграк вагоннарда хуҗалык өчен кирәк булган кирәкле нәрсәләрне җибәргән. Музей хезмәткәренә: «Нигә Татарстан халкының ярдәме хакында бер генә экспонатыгыз юк, бик тиз оныткансыз икән. Безнең ач балаларның хаклары иде бит ул», – дидем дә, ул ярдәмнең ниләрдән торганын җыелган халык алдында санап күрсәттем. Экскурсовод, дөрес, уңайсызланды, «бу мәсьәлә кузгатылачак» дип вәгъдә дә бирде. Тик ул вәгъдә әле дә кузгала алмый ята икән.

Татарстан халкының нинди авыр шартларда яшәгәнен олылар хәтерлидер. Килмәде бит ул җиңеллек, килмәде…

1946 елның җәендә булган корылык та 1921 елгы иң хәтәр корылыктан да узып киткән. Республикабызда бөртекле культураларның 1946 елдагы уртача уңышы 1940 ел уңышыннан ике тапкыр диярлек түбән булган. Тик халык өстенә салынган салымнар да, заем түләүләре дә бер генә тиенгә дә кимемәгән.

Шушы арган, алҗыган кешеләрнең йөрәкләренә кан саудырып төшкән тагын бер җәрәхәт – фронтка китеп һәлак булганнар белән күрешүдән өметләре өзелү иде. Сугыш барган елларда бик күпләр якыннарының «үлде» дигән хәбәрен алсалар да, ышанырга теләмәделәр, дөресрәге, ышана алмадылар. Һаман өметләнделәр, һаман көттеләр… «Фәлән авыл кешесенең дә үлгән хәбәре килгән булган, ә үзе, Аллага мең шөкер, исән-сау икән, хаты килгән», дигән хәбәрләр авыл буйлап йөри, куанычлы күренешләргә өметләндерә иде. Шуңа күрә сугыш беткәч тә, күпләр үлгәннәрнең исән-сау кайтуын үҗәтләнеп көтте әле. Бердәнбер улы һәлак булган авылдашым Хәерниса апайның ничә еллар буе улына дип хатлар яздырганын һич онытасым юк. Хат саен кемнәр кайткан, кемнәр кайтып җитмәгән, кайсы кыз урман кисәргә, кайсылары торф чыгарырга озатылган – барысын да ул әйтеп тора, ә мин, бәләкәй йөрәгем белән аның олы кайгысын аңлаганга, әйткәннәрен карышмыйча яза идем. Бу хат язулар сугыш беткәч, мин укырга кергәч башланды.

Өметләрен югалтканнар күз яшьләренең ачысы ни дәрәҗәдә булуын үзләре генә белгәндер. Үзебезнең Әтнә районының 105 йортлы Яңа Шимбер авылыннан 110 кеше кире кайтмаган, һәлак булган. Моны акыл ничек сыйдырып бетерсен?

Районыбызның Чембулат дигән авылында озак еллар укытучы булып эшләгән Габидуллина Өммехани апа, радиодан ясаган чыгышларымны тыңлагач, болай дип язган иде: «1945 елның мае иде, сеңлем. Үзем укытам, үзем агитатор. «Сугыш беткән», – дигән хәбәрне ишетү белән кырда ашлык чәчүчеләрне сөендерергә дип киттем. Барып әйтүем булды, биш хатын кыр станы артына китеп кычкырып елый башладылар. «Җиңү килде бит, еламагыз», – дип юаткан саен катырак елыйлар. Алар да минем кебек ирләренең үлгән хәбәрен алганнар иде. «Безнекеләр кайтмый бит, бетте бит безнекеләр», – диләр дә, иелеп кенә төшәләр, бичаралар. Шунда гына үземнең дә бары 22 яшемдә тол калганымны, сөекле иремне мәңгегә югалтканымны аңладым, аны инде бүтән бер мәртәбә дә күрмәячәгем башыма барып җитте… Фронтка киткәндә миңа атап бер җыр җырлаган иде:

Елама, бәгърем, сүзеңне әйт,
Сүзләрең кирәк булыр,
Минем өчен күп елама,
Күзләрең кирәк булыр.

Менә шушы җырны җырлап йөрим инде хәзер, сеңлем. Шулай китек, ялгыз, ким булып яши башладым. Балам да «әти» сүзен әйтергә тилмереп үсте».

Әйе, тол аналарның бәгърен кискән нәрсә без – балалар булганбыздыр. Чөнки ашарга ипи, кияргә кием юк. Ягарга утын, лампа яндырырга керосин юк. Шырпы, тоз юк… Мәктәптә укучыларга дәфтәр, кәгазь, китаплар, каләмнәр юк…

«Юк»тан башка бер нәрсә бар, ул да булса – хәсрәт тулы күңел, якыннарын өзелеп сагыну, балаларны югалтмыйча исән-сау саклау. Бер генә җанны саклау да нинди кыен чакта өчәр, дүртәр, бишәр һәм хәтта алтышар, җидешәр бала белән калган хатыннар күпме иде бит. Ничек чыдаганнар, ничек саклап кала алганнар балаларын – моны чын каһарманлык дип кенә бәяләргә була.

«Җиңелгән Япония, Германия кебек илләрдә сугыш вакытында балалар тиешле витаминнар, тиешле ризыклар ашап үсә алмадылар» дип, һәр гаиләгә балалар өчен аерым пособие биргәннәрен газеталардан укып хәйран калган идем. Тик безгәме соң андый ярдәмгә, андый игътибарга лаек булу?! Авылыбызда Сәфәрова Шәмсениса апа иренең «хәбәрсез югалды» дигән хәбәре белән гомере буе хөкүмәттән бер тиен ярдәм алмыйча үстерде өч баласын. Ә хәбәрсез югалганнар безнең Татарстанда гына 200 меңнән артык санала икән. Уйласаң, уйларлык хәлләр күп бит ул…

Тагын шунысын әйтү дә мөһим дип саныйм. Сугыш кырыннан ирләрнең күбесе йә бөтенләй гарипләнеп, йә яралары төзәлеп бетмәгән килеш кайттылар. Таза-сау кайтканнары аз кебек иде. Шуңа да халык хуҗалыгында төп көч булып һаман хатын-кызлар кала бирде, ат урынына алар җигелде. Сугыш барган җирләрдә җимерелгән шәһәр-авылларны, завод-фабрикаларны аякка бастырырга, төзекләндерергә, яңаны төзәргә дә күпләп-күпләп хатын-кызлар китте.

Кызларыбыз да һаман урман кисте әле, торф чыгарды. Бу хакта радиода ясаган чыгышларымнан соң йөзләрчә хатлар алдым. Ул хатларда безнең татар кызларының торфны Мәскәү, Вологда өлкәләреннән алып ерак Себер җирләрендә дә чыгарганнары мәгълүм булды: Арча районының Иске Иябаш авылыннан Хәкимова Рәйсә белән Фазылова Кәримәләр өч ел буе Түбән Тагил урманнарында торф чыгаруда эшләгәннәрен сөйләгәннәр иде. Алар бит икәү генә булмаган анда… Хәзер дә исем китә, ул җирләрдә яшәүче халыкның кызлары торф чыгарырлык булмады микән? Кайда язылды икән, кемнәр тарафыннан рәхмәт сүзе белән искә алынды икән татар кызларының хезмәтләре. Юктыр, бер генә фәнни хезмәт тә, бер генә әдәби әсәр дә язылмады торфчы кызларыбыз хакында.

Владимир, Калинин өлкәләрендә озак еллар торф чыгарган авылдашым Хаҗирә апа Төхфәтуллинаның сөйләгәне хәтеремдә:

– И, сеңлем, авыр эш дисәң – безнең татар кызлары инде. Нәрсә күреп шулай үҗәтләнеп, көчне кызганмыйча эшләдек икән, дип үземнең дә исем китә. Әле арып эштән кайткач та тик тормыйбыз, фатир хуҗаларының йорт эшләрендә булышабыз.

Бервакыт шулай без торган бистәгә күрше колхоз рәисе килде. Калинин өлкәсендә инде, тик колхозның исеме хәтердә калмаган. Шул рәис (үзе чулак, фронттан кайткан булса кирәк): «Кызлар сезнең тырышлыкны белеп килдем. Быел уңыш яхшы, безгә ял көннәрендә урак урырга килмәссез микән, игеннәр әрәм була бит», – дип чакырды безне.

Киттек шул авылга. Безнең Әтнә районы кызлары инде. Торф нормасын тутырабыз да, якшәмбе көн урак урабыз. Рәис куанычыннан еламый гына, аркаларыбыздан сөя. Рәхәтләнеп, туйганчы ашап, ике-өч ел булыштык үзләренә.

– Ул авылның үз кешеләре кайда иде? – дип сорыйм Хаҗирә ападан.

– Үз кешеләре дә бар инде. Тик безнең хәтле эшли алмыйлар ич алар, – ди ул, бер дә исе китмичә генә. – Үзләренең яшелчә бакчаларында казыналар иде. Безне генә көне-төне эшләтеп йөртәләр иде ул.

Кайда икән эшчән татар кызлары хакында кинофильмнар? Ник бер генә чиновникның җаны авыртмый икән татарларга булган бу игътибарсызлыкка, бу мыскыллы карашка? Җавабым юк…

Хатларны, истәлекләрне укыганда тол калып хәсрәт диңгезендә яшәп, гомерләре үткән аналар белән сөйләшкәндә бер нәрсәгә игътибар иттем: ил белән күтәргән кайгы-борчулар еллар үткәч җиңеләя икән. Ә менә үз күршеләреңнең, әле кичә генә бер бәрәңгене икегә бүлеп ашаган дус хатыннарыңның яисә фронттан кайткан авылдашларыңның мәрхәмәтсезлеге, алардан күргән рәнҗетелүләр онытылмый икән. Чынлап та, бергә үскән, бергә туйлар үткәргән, бергә фронтка киткән дусларның берсе исән-сау кайткач, һәлак булганнарның хатыннарыннан кечкенә генә ярдәмнәре өчен аракы, йә булмаса тәмәке сорап алганнарын ничек аңларга соң? Шул аракыны эчкәндә авылдашының ятим баласының күзенә ничек карады икән?

Ни кызганыч, бу хәлләр безгә, сугыш чоры балаларына бик таныш хәлләр. Тагын бер генә мисалны язмый кала алмыйм икән. Арча районы Кәче авылы кызы Хаҗибаева-Мостафина Саймә апа сөйләгән иде: «ФЗУга безнең авылда күбрәк әтиләре сугыштан кайтмаган балаларны җибәрергә тырыштылар. Шулай без ике дус – ике Саймәне дә ФЗУга язганнар. Дустымның әтисе исән-сау кайткан иде. Саймә аңа үзен ФЗУга язганнарын әйткәч, Хәбибрахман абый һич тә уйлап тормыйча: «Нәрсә, әллә әтисезләр беткәнме, әтилеләрне язмасалар», – диде. Бу гаделсез сүзләрне гомерем буе оныта алмыйм бит, сеңлем».

Фронттан кайткан ирләрнең барысы да бертөрле, шулай мәрхәмәтсез булды, дип әйтүдән Аллам сакласын. Әмма оятсызлары, имансызлары да булганлыгы хәтердә бит.

Кайчандыр «Комсомольская правда» газетасы «сугыш кырында пуля иң яхшы кешеләребезгә тигән» дип язган иде. Әллә шуңамы, «сугыш безнең арадан иң яхшыларыбызны йолкып алып харап итте», дигән уй күңелдән һаман китми кала бирә.

Тәэминә БИКТИМИРОВА,
тарих фәннәре кандидаты,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
«Халкым минем» газетасы, июнь, 2018

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*