tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Милләт шәхесләре / Кызылорда өлкә татар мәдәнияте үзәге рәисе, Казахстан халкы Ассамблеясе әгъзасы Галия Гыйззәтуллина
Кызылорда өлкә татар мәдәнияте үзәге рәисе, Казахстан халкы Ассамблеясе әгъзасы Галия Гыйззәтуллина

Кызылорда өлкә татар мәдәнияте үзәге рәисе, Казахстан халкы Ассамблеясе әгъзасы Галия Гыйззәтуллина

Гыйззәтуллина Галия Камил кызы 1954 елның 27 апрелендә Казахстандагы Кызылорда шәһәрендә туган.

Галия Кызылорда шәһәренең 198 санлы мәктәбендә укый, аны уңышлы тәмамлаганнан соң Н.В.Гоголь исемендәге Кызылорда педагогик институтының физика-математика факультетына укый.

1975 елда әлеге югары уку йортын тәмамлап “Математика укытучысы” белгечлеге буенча диплом ала.

Студент елларында спорт белән ныклап шөгыльләнә. 1973 елда СССРдагы спорт мастеры нормативын үти.

1975 елда Кызылорда һөнәри техник белем бирү өлкә идарәсендә өлкән методист булып эшкә керә. Ләкин кияүгә чыгу сәбәпле Ташкент каласына күченә. Анда машина төзү техникумында математика укытучысы булып эшли.

Кызылордага кире әйләнеп кайткач, 1984- 2004 елларда, үзе укыган 198 мәктәптә математика укыта. Профсоюз эшләрендә актив катнаша, оештыручы, завуч вазыйфаларын башкара.

Галия Камил кызына  югары квалификацияле укытучы дәрәҗәсе бирелгән.

1996 елда Галия Гыйззәтуллинаны татар иҗтимагый үзәгенең рәисе итеп сайлыйлар. Бу урында ул үзәкнең төрле чараларын оештыру һәм үткәрү белән шөгыльләнә.

2007-2011 елларда Галия Гыйззәтуллина җитәкчелегендә  5 этномәдәни календарь бастырылып чыгарыла, 2013 елда Кызылорда өлкә татар иҗтимагый-мәдәни үзәгенең беренче рәисе Н.А.Әхмәдиевага багышланган китап дөнья күрде.

Галия Камил кызының ике улы бар, оныклары үсеп килә.

Бүләкләре

  • Юбилей медале «Кызылорда өлкәсенә – 70 ел»
  • Юбилей медале «Кызылорда шәһәре – 190 ел»
  • Юбилей медале «Казахстан Конституциясенә – 10 ел», 2005
  • Юбилей медале «Казахстан Республикасының бәйсезлегенә 20 ел», 2011
  • Юбилей медале «Казахстан халкы Ассамблеясына 20 ел». 2015
  • «Бірлік» алтын медале номер №0081, 2012
  • «Н.В. Гоголь» истәлек медале, 2014
  • Казахстан Республикасы мәгариф министрлыгы Мактау грамотасы, 1996
  • Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты, 2004
  • Казахстан Республикасы Президенты Мактау грамотасы, 2008
  • Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Рәхмәт хаты, 2012

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*