tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нур” театрында әдәби конкурслар йомгак ясау тантанасы үтәчәк
“Нур” театрында әдәби конкурслар йомгак ясау тантанасы үтәчәк

“Нур” театрында әдәби конкурслар йомгак ясау тантанасы үтәчәк

19 ноябрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының кече залында әдәби конкурсларга йомгак ясау тантанасы булачак. Конкурста җиңеп чыккан шагыйрь һәм язучыларның чыгышлары җыр-моӊ белән үрелеп барачак.

“Балкыш” конкурсы “Кызыл таң”, “Өмет”, “Диләфрүз” гәзитләре, “Тулпар” журналы башлангычы белән һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Гранты ярдәмендә оештырылды. Грантны милли-мәдәни мохтәрият оештырды.

Чарада “Тулпар” журналында ике ел буе барган “Милли гамь” конкурсында җиңүчеләр дә билгеләнәчәк. Аларны бүләкләүдә татар милли оешмалары да актив катнашса, дөрес булыр иде.

“Милли гамь” номинаицясендә җиңүчеләр

  • Эльверт Хаматшин. “Тәкъдир ташы”, хикәя. “Тулпар”, 2014, № 1; “Мин – халкымның кайнар яшь бөртеге, Теркәүчесе аның моң-зарын”, 2015, № 5
  • Максат Мәмлиев. “Бер нәсел тарихы”.Тарихи-публицистик язма. “Тулпар”, 2015, № 5.
  • Мэлс Вафин. Башкортстан дәүләт художество музееның ”Иҗат” күргәзмә залында үткән күргәзмәсе, рәсем сәнгатендәге миллилек рухы өчен. “Тулпар”, 2015, № 5.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*