tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лаеш – яшь батырлар тәрбияли торган төбәк
Лаеш – яшь батырлар тәрбияли торган төбәк

Лаеш – яшь батырлар тәрбияли торган төбәк

Татар халкында, Лаеш шулпасын эчү, дигән гыйбарә бар. Асылда тискәре мәгънәгә ия ул. Авырлык күрү, иза чигү дигәнне аңлата. Тик борынгылар күзаллавындагы Лаеш шулпасы бүген тулаем үзенең мәгънәсен уңай якка үзгәртте. Лаеш районы дигәндә, күз алдына матур табигате, эшчән һәм тырыш халкы күз алдына килеп баса. Әле берничә елдан Лаеш батыры дигән фраза да сөйләмдә еш кулланыла башлар дигән өмет бар.

Моның шулай буласы район җитәкчелегенә Теләчедән “десант” килеп төшкәч билгеле иде инде. Сүзем, бүген Лаеш районын җитәкләгән Илдус Фатыйх улы Зарипов һәм район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әнәс улы Нурмөхәммәтов турында. Заманында Теләче районы командасы һәр зур ярышта диярлек беренчелекне алып килде. Хәзер исә, Лаеш җирлегендә батырларны туплау һәм үстерү эше башланып киткән. Иң мөһиме: монда яшь батырларны үз җирлекләрендә тәрбияләп, аларны олы мәйданга, шуннан исә зур тормышка әзерләү максаты беренче планда тора.

20 сентябрь көнне, шушы максатны күздә тотып, Лаеш районы Усад бистәсендә көрәш буенча КМИЗ призларына быелгы тәүге ярыш узды. Һәрберебез белә: гамәлдәге киеренке режим, икътисади һәм социаль шартлар зур масштаблы ярышлар уздыруны тыя. Шуңа күрә, чикле катнашучылар белән генә узган чарада барлыгы 6 авырлык категориясендә 30 дан артык көрәшче җыелды.

– Әлеге турнирның әһәмияте бик зур. Беренчедән, без Лаеш җыелма командасын туплар өчен көрәшчеләрне барлыйбыз, икенчедән, шактый озын торгынлык чорыннан соң көрәш тормышына кайтабыз, – дип рухланып сөйли Азат Нурмөхәммәтов. – Чынлыкта, бу турнир апрельдә үк узасы иде, билгеле сәбәпләр аркасында шушы вакытка күчерелде. Ярышның чыгымнарын үз өстенә алган “КМИЗ-Луч” компаниясенә рәхмәт – оештыру эшләрендә гел алгы сафта булдылар.

Лаеш районы Хәерби авылында эшчәнлеген берничә ел элек кенә башлап җибәргән оешма, чыннан да, район тормышында мөһим булган вакыйгалардан читтә калмый. Җирле халыкны эш белән тәэмин итеп кенә калмыйча, алар башка юнәлештә дә актив ярдәм итәләр. Балалар белән бәйле чараларга исә игътибарлары аеруча зур. Көрәш ярышын оештыруга да бик теләп һәм рухланып тотынганнар. Тәмле пылау әзерләп, һәрбер катнашучыны сыйлаудан башлап җиңүчеләр һәм призерлар өчен акчалата бүләкнең дә саллы булуы шуның турында сөйли. Дөрестән дә, беренче урынга – 5000, икенчегә – 3000, өченчегә 2000 сум күләмендәге акчалата бүләкләрне зурлар арасындагы ярышларда да сирәк очратырга мөмкин. Бәхет акчада түгел, дисәк тә, мотивация һәм алга таба көрәш белән шөгыльләнергә этәрү өчен мондый бүләкләр бик мөһим.

Ярышта, әйтелгәнчә, катнашучылар санаулы иде. Сайлап алынганнар, дип әйтсәк тә була. Лаеш районы көрәшчеләре белән бил алышырга Казанның Яңа Савин һәм Мәскәү районы вәкилләре дә килгән иде. Ярышларның озак вакыт уздырылмаганлыгы көрәш ритмында да сизелде: алышлар чагыштырмача тиз узды, күбесе чиста алымнар белән тәмамланды. Финалларда исә, көтелгәнчә, иң әзерлекле яшь батырлар очрашты. Усад спорт комплексының зур залында кечкенә составта да ярышлар рухын барлыкка китерерлек аерым бер финал ярышларын билгеләп үтәсе килә.

Иң кечкенә авырлыкта чемпион исеме өчен игезәк егетләр – Булат һәм Камил Абдрәфиевлар көрәште. Берсе икенчесенә бирешеп алыш озакка сузылмас дип уйласак та, егетләр ахырга кадәр бил алышты. Ахыр чиктә Булат бертуганыннан өстен булып чыкты. “Тренировка вакытларындагы алышларда да бер-берсенә юл куймыйлар алар”, – дип сөйли әтиләре. Танылган көрәшче Динар Кәримуллинның энесе Ислам бил алышкан вакытта да залда киеренке халәт хөкем сөрде. Ахырга кадәр тигез дәрәҗәдә көрәшеп, соңгы мизгелдә генә җиңүне кулыннан ычкындырды шул Ислам. “Энемнең кичә туган көне иде, артыгын ашады ахрысы, үзем дә инде тыймадым – бәйрәм бит! Авырлыгын бераз куып җиңелрәк категориядә дә көрәшә алыр иде дә, мәҗбүриләмәдем инде. Шуңа күрә бүген финалда авыргарак туры килде, – дип аңлатты аннары абыйсы Динар. – Без өч бертуган җәй буе тренировкаларны алып бардык. Урамда, саф һавада шөгыльләндек. Пандемия дип спорт корылмаларына кереп булмаса да, көрәштән аерылмадык анысы”.

Сүз уңаеннан, Халыкара класслы спорт остасы, Россия чемпионы Динар Каримуллин хәзер Усадтагы спорт комплексында көрәш түгәрәге тренеры булып эшли башлаган. Балалар туплау эше башланды, ди, димәк, озакламый Россия чеспионы кул астында шөгыльләнгән батырларының нәтиҗәләрен күрәчәкбез инде.

Көрәшчеләр өчен әти-әнисе, абыйлары гына түгел, төп оештыручылар да җан атып торды.

– Генераль директорыбыз  Нур Хамзинович Шакиров иртән үк эшлекле очрашуга очарга тиеш иде. Самолетка утырганчы минут саен диярлек элемтәдә булды, инде менә самолет җиргә төшү белән беренче итеп безгә шалтырата, көрәшчеләрнең хәле, ярыш барышы турында кызыксынып тора, – ди Фәнис Наис улы Шәмсетдинов. Ул үзе Казан медик-инструменталь заводның Лаеш районы Хәерби авылында урнашкан бүлеген җитәкли. Әлеге турнирның киләчәгенә карата өметләр зурдан аларның. Иң мөһиме – күчмә кубок өчен көрәш ярышлары алдагы елларда компания эшчәнлек алып барган Хәерби авылында уздырылыр дигән ният бар.

Азат Нурмөхәммәтов та бу фикернең дөреслеген куәтли:

– Киләсе елларда монда 200гә якын кеше булыр дип ышанабыз. Турнирны исә Хәерби авылында “төпләнеп” калган ярыш итеп күрәсе килә. Аерым бер җирлектә генә уздырыла торган ярышның үз мохите, үз тарихы  һәм иң мөһиме – үз батырлары була. Әлеге турнир да озын гомерле булып әле тагын 10нчысын да, 20нчесен дә һәм тагын күп еллар уздырырга насыйп булсын!

КМИЗ призларына узган көрәш ярышы җиңүчеләре:

30 кг га кадәр

1. Булат Абдрәфиев (Лаеш)

2. Камил Абдрәфиев (Лаеш)

3. Айрат Нуруллин (Лаеш)

50 кг

1. Дамир Садыйков (Казан)

2. Айнур Молотков (Казан)

3. Илназ Зарипов (Лаеш)

55 кг

1. Булат Хәйруллин (Лаеш)

2. Ислам Каримуллин (Лаеш)

3. Тимур Сабиров (Казан)

60 кг

1. Әлфис Вафин (Лаеш)

2. Рифат Шакиров (Лаеш)

3. Ильмир Гатауллин (Лаеш)

65 кг

1. Раил Миндубаев (Казан)

2. Рифат Галәвов (Лаеш)

3. Расил Мөхәммәтҗанов (Казан)

65 кг дан югары

1. Азат Хәмдиев (Казан)

2. Ислам Шәйдуллин (Казан)

3. Гадел Зарипов (Лаеш)

Командалар арасында: 1. Лаеш районы, 2. Яңа Савин районы, 3. Мәскәү районы.

yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*