tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ләбиб Лерон ветеран журналистларны һәм язучыларны Корбан ашына җыйды
Ләбиб Лерон ветеран журналистларны һәм язучыларны Корбан ашына җыйды

Ләбиб Лерон ветеран журналистларны һәм язучыларны Корбан ашына җыйды

Язучы, журналист, “Бернең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон Казанда  Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы һәм Татарстан язучылар Союзы белән берлектә корбан ашы уздырды. Табынга өлкән яшьтәге язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, журналистлар, музыкантлар җыелды. Разил Вәлиев, Данил Салихов, Индус Таһиров, Фәндәс Сафиуллин, Тәлгать Галиуллин, Дамир Исхаков, Әзһәр Шакиров, Мингол Галиев,  Лерон Хәмидуллин, Әгъзам Фәйзрахманов, Риман Гыйлемханов, Шаһинур Мостафин, Факил Сафин, Шәүкәт Гаделша, Ләис Зөлкарнәй – кырык кешелек исемлекнең бер өлеше генә.

Корбан ашы Нариманов урамындагы XX гасыр башында “Милләт” типографиясе урнашкан тарихи бинада үткәрелде. Бүген биредә “Милләт” кафесы урнашкан. Дини бәйрәм уңаеннан очрашуны оештыруда шушы тарихи һәйкәлне тергезгән эшкуар, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов булышты, диде Ләбиб Лерон. Мәҗлес башланыр алдыннан конгресс аксакаллары аерым утырышка җыелып, татар халкының тарихын тергезү, милләтебезнең рухи мирасы саклау чаралары турында фикер алыштылар.

Мөселманнар өчен изге бәйрәм – Корбан гаете быел 11 августка туры килде. Ләбиб Лерон балачагы узган Актаныш районы Олы Имән авылында да корбан чалдырган, Коръән ашы уздырган. Пучы авылындагы картлар йортында яшәүчеләрне сыйларга корбан итләре калдырган.

Башкалада исә корбанга сарыкны “Казан нуры” мәчетендә чалдылар. Өлкән яшьтәге татар зыялыларын корбан ашына җыярга Ләбиб Лерон быел ураза аенда – “Безнең мирас” журналы редакциясендә ифтар мәҗлесе үткәргәндә үк ният итеп куйганлыгын әйтте.

Корбан ашына килгән зыялыларны Татарстан мөфтие исеменнән аның урынбасары, Казанның 1000 еллык мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин сәламләде. Мәдрәсә мөгаллиме, “Өмет” һәм “Рәхмәтулла” мәчетләре имамы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев вәгазь һәм Коръән сүрәләре укыды. Корбан гаетенең хәлле кешеләргә тәккәберлеген җиңәргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә этәрә торган күркәм бәйрәм булуын искәртте. “Тормышы җитеш булса, кеше тирә-юньдә мохтаҗлар, мескеннәр юк дип уйлый башлый. Ә алар бар, Аллаһы Тәгалә кешеләргә ярдәм итү җаен тәкъдим итә”, – диде Рөстәм хәзрәт.

Лилия Гаделшина
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*