enrutat
Баш бит / Ленар Шәех Россиянең Язучылар берлегенә кабул ителде
Ленар Шәех Россиянең Язучылар берлегенә кабул ителде

Ленар Шәех Россиянең Язучылар берлегенә кабул ителде

Татар язучысы, шагыйрь Ленар Шәех Россиянең Язучылар берлегенә кабул ителгән. Ул, Советлар Союзы таркалганнан соң, ягъни соңгы 30 ел эчендә, әлеге мәртәбәле оешмага алынган беренче татар язучысы булып санала. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

Ленар Шәех сүзләренчә, ул август аенда документларын тапшырган һәм Россия Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышында бертавыштан берлеккә алынган. Аңа якут, башкорт һәм рус язучылары рекомендация биргән.

Россия Язучылар берлеге СССР Язучылар берлегенең (1934-1991) дәвамчысы булып санала. Татарстаннан кала һәр төбәктә аның региональ бүлекчәсе бар.
Ленар Шәех — Татарстан, Россия һәм халыкара әдәби премияләр лауреаты. Татар, рус, инглиз, башкорт, кыргыз телләрендә дөнья күргән егерме дүрт китап авторы. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*