tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ленария Мөслимова: “Сыйфатлы концептуаль информацияне онлайн платформаларга урнаштыру мөһим”
Ленария Мөслимова: “Сыйфатлы концептуаль информацияне онлайн платформаларга урнаштыру мөһим”

Ленария Мөслимова: “Сыйфатлы концептуаль информацияне онлайн платформаларга урнаштыру мөһим”

“Татар яшьләре форумы Чаллыда өченче тапкыр узды. Ике ел рәттән аны “Мизгел” милли-мәдәни клубы уздырды, быел “Нур” яшьләр үзәге, Чаллы шәһәренең яшьләр эшләре идарәсе һәм URBANTATAR яшьләр берләшмәсе уздырды. Форумда көн дәвамында белем алу программасы, проектлар акселераторы каралган иде.
Максатыбыз – яшьләрне татар темасына кертеп җибәреп, аны Чаллыда җанландырып җибәрергә”, – дип фикерен белдерде форум оештыручының берсе, Чаллыда эшләп килүче URBANTATAR берләшмәсенә нигез салучы Гүзәл Әхмәтгәрәй.

Форум кысаларында татар яшьләре өчен интенсив программа “Чаллыда татар проектларын җанландыруның 30 ысулы” дигән фикер алышу, бизнес, тайм-менеджмент, SMM, грантлар, журналистика буенча лекцияләр, психология, хореография, сөйләм серләре, дизайн, фото-видео буенча остаханәләр һәм татар проекты әзерләү воркшопы оештырылды. Шулай ук аудиогид ярдәмендә элеккеге “Москва” рестораны буенча экскурсия. Кичке программада концерт, дизайн-маркет һәм Чаллы шәһәре турында аудиоспектакль каралган иде.

Форум эшендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе дә чыгыш ясады. “Әлеге татар яшьләре форумында үзем өченче ел рәттән катнашам, елдан ел чараның сыйфаты үсә, безнең буын Чаллы яшьләре аудиториясе шушы еллар эчендә заманча проектлар булдыра алырлык итеп үстеләр, Форумның эчтәлегеннән моны күзәтәбез. Яшьләргә киңәшләремнең берсе буларак, күбрәк социаль челтәрләр белән дөрес эшләргә өйрәнү, маркетинг нигезләрен үзләштерү, чөнки еш кына очракта чаралар уздырыла, Интернет челтәрләрендә яктырту ягы аксый, сыйфатлы концептуаль информацияне онлайн платформаларга урнаштыру шулай ук мөһим эшләрнең берсе”, – диде Ленария Мөслим.

Форум 10-11 сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, актив татар яшьләре катнашында узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*