tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск районында Мәхмүт Газизовның истәлегенә кичә узды
Лениногорск районында Мәхмүт Газизовның истәлегенә кичә узды

Лениногорск районында Мәхмүт Газизовның истәлегенә кичә узды

Лениногорск районы Урдалы авылында шагыйрь Мәхмүт Газизовның тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе үтте. Кичәгә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь Факил Сафин, шагыйрьләр Рәшит Бәшәр, Мансур Сафин, Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, язучы Рәфкать Шаһиев, Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Таһир Шамсуаров, Лениногорск Үзәк китапханәсе мөдире Ландыш Хәйруллина, шагыйрьнең тормыш иптәше, балалары, туганнары, якыннары килгән иде.

Гамьле кичәдә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын барлау, аның шигырьләре, җырлары, шагыйрьнең үзенә багышланган шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды, бик күп хатирәләр яңартылды. Мәхмүт Газизов бигрәк тә балалар өчен актив яза. Мәктәпләрдә очрашуларда еш була, укучылар белән аралаша. Бу аңа балалар дөньсын аңларга, нәниләр күңеленә үтеп керерлек шигырьләр иҗат итәргә зур этәргеч, илһам бирә.

Искә алу кичәсендә чыгыш ясаган һәркем, шагыйрь Мәхмүт Газизовның гомере әрәмгә, заяга үтмәде, ул укучыларга дистәгә якын шигъри җыентык калдырып китте. Җылы сүзләребез, истәлекләребез аның рухына дога булып барсын иде, дигән фикерне әйттеләр. Факил Сафин Туктар-Урдалы китапханәсенә Мәхмүт Газизов исеме бирергә дигән тәкъдим белән дә чыкты. Рәфкать Шаһиев исә мәктәп балалары арасында әдәби иҗатны җанландыру, үстерү максатыннан, район мәгариф бүлегенә Мәүмүт Газизов исемендәге премия булдыру кирәклеген ассызыклады.

Мәхмүт Газизов – Урдалы авылының горурлыгы, Чаллының билгеле шәхесе. Тырыш хезмәте өчен “КАМАЗ төзелеше ударнигы” дигән мактау билгесе һәм “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән каләм иясе. Ул 1978 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Мәхмүт Газизов 2013 елның 14 нче сентябрендә вафат була. Чаллы шәһәрендә җирләнгән.

Минзилә Җиһаншина
sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*