tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лев Толстой Коръәнне өйрәнгән
Лев Толстой Коръәнне өйрәнгән

Лев Толстой Коръәнне өйрәнгән

7 сентябрьдә Казанда Ислам мәдәнияте музеенда “Лев Толстой һәм Ислам дөньясы” күргәзмәсе ачыла, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.

Бөек урыс классигы Лев Толстойга киңәш белән мөрәҗәгать иткән Фатих Әмирхан хаты биредә киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе хәбәр итә.

Күргәзмәгә килүчеләр Лев Толстойның Коръәнне өйрәнгәнлеген һәм татар зыялылары белән аралашканлыгын беләчәк. Экспозициядә “Ясная Поляна” музей-утары коллекциясеннән классикның Коръән һәм Ислам темасына булган басмаларны укыганда тамгалар калдырган битләрен, Мисыр һәм Һиндстан галимнәре, татар зыялылары белән язышкан язмаларын күреп була алачак.

Моннан тыш, Лев Толстойның татарчага тәрҗемә ителгән кесә китапчыклары да куелачак.

Күргәзмә ноябрь ахырына кадәр эшләячәк. Алдарак Казанда Татарстанда Лев Толстой елына һәм аның тууына 190 ел тулуга багышлап “Үзеңә ышан!” (“Верьте себе!) күргәзмәсе ачылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*