tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ләйлә Фазлыева: «Татар дөньясы» китабы мәктәпләрдә кулланырлык әсбап
Ләйлә Фазлыева: «Татар дөньясы» китабы мәктәпләрдә кулланырлык әсбап

Ләйлә Фазлыева: «Татар дөньясы» китабы мәктәпләрдә кулланырлык әсбап

«Татар дөньясы» китабы мәктәпләрдә кулланырлык әсбап. Укытучы булып эшләгән тарихымны искә алып әйтәм. Китаптагы текстлар фәнни яктан тикшерелгән, экспертизалар уздырылган», — дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

«Китапның электрон форматына таянып, укытучы балаларга татар халкының мәдәнияте, тормыш рәвеше турында дәрес аңлатканда иллюстратив материалларны да куллана ала. Рәсем дәресләрендә татарларның йорт бизәлешен, җиһазларын сурәтләгәндә дә китаптан файдаланырга була», — дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.

Китапта әдәбиятны, телне өйрәнгәндә балаларга бирерлек кызыклы мәгълүмат күп. Шулай ук халык киемнәренә, гореф-гадәтләренә, фольклорга зур игътибар бирелгән.

«Татар дөньясы» китабы тулы тираж белән басылгач, мәгариф оешмаларына һәм район, шәһәр китапханәләренә тапшырылачак, диде Ләйлә Фазлыева.

«Яңа басма алдарак чыккан татар тарихы китапларыннан тамырдан аерыла. Элегрәк басылганнарында тарих этнология, этнография һәм антропология күзлегеннән өйрәнелә. Мәсәлән, җиде томлы „Татар тарихы“ исемле академик басма тарихны борынгы заманнардан хәзерге көнгә кадәр җентекләп күрсәтә. „Татар дөньясы“ китабында боларның барысы да бар, ләкин кыскартылган һәм киң даирә кулланучысына аңлаешлы форматта бирелә», — дип аңлатты китап авторларының берсе, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов.

Рифат Каюмов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*