tatruen
Баш бит / Яңалыклар / М.Гафури исемендәге Башкорт театры Казан тамашачысын Туфан Миңнуллин буенча премьерасы белән сөендерәчәк
М.Гафури исемендәге Башкорт театры Казан тамашачысын Туфан Миңнуллин буенча премьерасы белән сөендерәчәк

М.Гафури исемендәге Башкорт театры Казан тамашачысын Туфан Миңнуллин буенча премьерасы белән сөендерәчәк

3-8 апрель көннәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Башкортстан Республикасының М. Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт академия драма театры гастрольләре узачак. Тамашачыларга барлыгы 9 спектакль тәкъдим ителәчәк. Шул уңайдан бүген Г. Камал театрында матбугат конференциясе булды. Анда М. Гафури театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов, театрның артистлары Сара Буранбаева һәм Фирүзә Аллаярова катнашты.

Олег Ханов сүзләренчә, татар һәм башкорт театрлары арасында дуслык күптәннән яшәп килә һәм бу гастрольләр шуңа дәлил булып тора. “Бу – театрның гына түгел, ә милләтләрнең дуслык билгесе. Театр бик күп сәнгать төрләрен берләштерә. Монда рәссам да, композитор да, артист та, драматург та берләшеп эшли. Театрларны саклап калуда өлеш керткән өчен ике республиканың да җитәкчеләренә рәхмәтемне әйтәсе килә”, – диде ул очрашуда.

М. Гафури театрының сәнгать җитәкчесе әйтүенчә, театр бик яңарган, репертуарда, классик драматурглар белән бергә, яшь драматургларның әсәрләре буенча куелган спектакльләрне дә күрергә мөмкин. Сәхнәдә яшь артистларның күп булуы да М.Гафури театрының үсеш кичерүен күрсәтә, дип игътибарын юнәлтә Олег Ханов.

Театрның Казанда беренче гастрольләре 1972 елда булган. Шунан алып, ике елга бер тапкыр Башкортстан драма театры Татарстан тамашачыларын үзләренең спектакльләре белән сөендерә килә.

Быелгы гастрольләр репертуарында, татарстанлылар тамаша кылырга өлгергән спектакльләр белән бергә, яңа әсәрләрне дә күрергә мөмкин булачак. “Шаурәкәй” (М. Буранголова) һәм “Бәхет хакы” (Х. Мөдәрисова) спектакльләре узган гастрольләр программасында да булган. Сүз уңаеннан, “Бәхет хакы” спектаклендә Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаровның уйнавын күрергә мөмкин булачак.

Олег Ханов “Кара йөзләр” (М. Гафури) спектакленә дә аерым тукталып үтте. “Без бу спектакльне, театрның узган ел декабрь аенда булган 95 еллык юбилее уңаеннан, сәхнәләштердек. Театрның М. Гафури исемен йөртүе белән дә бу спектакль безнең өчен бик кыйммәтле. Тамашачыларның сәхнәгә утырып тамаша кылулары да аны тагын да ныграк, тирәнрәк аңларга ярдәм итә”, – диде ул. Әлеге спектакльне “Нәүрүз” театр фестиваль-форумында да күрергә мөмкин булачак.

Заманча драматургларның “Җаным, иртәгә яңа көн туар” (“Жанна. Дальше будет новый день”, Я. Пулинович) һәм “әбейеүшкә@/эт/тущка.ru” (Р. Кинәбаев) спектакльләре дә тамашачы күңеленә хуш киләчәк, дип вәгъдә бирә Олег Ханов. Ә “Мактымсылу, Әбләй һәм Кара юрга” (Т. Гарипова) спектакле башкортларның Кара юрга хакында эпосына нигезләнеп язылган. Аның мюзикл жанрында сәхнәләштерелгән булуын да искәртеп үтәргә кирәктер. Гомумән, М.Гафури театры алып киләчәк спектакльләрнең күбесе —музыкаль спектакльләр. Шуңа да быел, Фирүзә Аллаярова сүзләренчә, гадәт буенча күрсәтелә торган концерт программасын да төшереп калдырырга уйлаганнар.

Мелодрама яратучылар өчен “Гафу ит мине!” (И. Герман) спектакле тәкъдим ителәчәк. Анда бары өч кенә персонаж катнаша һәм ул гомер буе бердәнберен көтеп яшәгән хатын-кыз хакында.

Матбугат конференциясендә катнашучылар “Мин — хатын-кыз” спектакленә аерым тукталды. Ул Т. Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән. Спектакльнең режиссеры — Илсур Казакбаев.

“Әлеге спектакльдә мин казакъ кызын уйныйм. Ул бөтенләй яңача куелды, тамашачы үзе өчен күп яңалык ачар дип ышанасы килә. Ул хатын-кызга дан, мәдхия җырлаучы спектакль”, – диде Фирүзә Аллаярова.

Балалар өчен гафурилылар “Итекле песи” (Ш. Перро, В. Ганзенко) әкиятен тәкъдим итәчәк.

“Кайсы гына фестивальдә катнашсак та, үзебезне күрсәтерлек спектакльләребез бар, репертуарыбыз бай, киңкырлы. Казан тамашачысына да иң яхшы спектакльләребезне алып киләчәкбез һәм бу очрашу безнең өчен ике дус очрашуы кебек. Без бик дулкынланабыз һәм күңелебез белән бу очрашуга бик ныклап әзерләнәбез”, – дип кичерешләре белән бүлеште Сара Буранбаева.

Спектакльләргә билет бәяләре исә 150 сумнан алып 1 мең сумга кадәр.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*